24 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре 22 сентябрьдә ГТО нормативларын тапшыру кысаларында үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр
-
Камал театры Супералисаның «Татарстан супергуд» композициясе нигезендә клип төшергән
Театр SuperAlisa төркеменә һәм Ислам Вәлиевка «Татарстан-супергуд» трегын кулланырга рөхсәт иткән өчен рәхмәт белдерә.
-
25 сентябрьгә һава торышы
25 сентябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә +4..+9˚, көндез +9..+14˚ градус.
-
Рөстәм Миңнеханов бөтен дөнья татарларына: Бүген сезгә таянабыз
«Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр — бу мәсьәләләр барысы да борчый», — диде Президент.
-
Фирдүс Тямаев: Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел
Җырчы милләтне саклауда мәдәниятнең ролен билгеләп, татарча белмәгән яшьләр аның концертларына килгәч, татарча җырлый башлавын әйтте.
-
Зоя Мултанова Воронеж шәһәрендә Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездында катнаша
Бу көннәрдә Воронеж шәһәрендә Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съезды бара. Быелгысында урман тармагы белгечләре, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм педагогика хезмәткәрләре катнаша. Съездда Татарстан Республикасы делегатлары составында “Саба урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенең урманны саклау буенча инженеры, «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Зоя Мултанова катнаша.
-
1 октябрьгә кадәр техосмотр уздыру таләп ителгән транспорт чаралары исемлеге билгеле
Йөк машиналары, коммерцияле һәм пассажир транспортлары, юридик затка теркәлгән яки коммерция максатларында кулланыла торган транспорт чаралары мәҗбүри техосмотр узарга тиеш.
-
Сабалылар «Kazan Digital Week 2021» халыкара форумда катнашты
Казанда «Kazan Digital Week 2021» халыкара форумы узды. Форум программасында бүгенге көндә иң актуаль темалар яктыртылды. Саба муниципаль районы мәктәпләре педагоглары «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр» темасына иң яхшы спикерларны тыңладылар. Шулай ук безнең район вәкилләре күргәзмә белән танышып, яңа идеяләр һәм бу юнәлештә үз эшләренең сыйфатын яхшырту өчен мөмкинлекләр таба алды.
-
Татарстанда киләсе атнада һава торышы яхшырыр дип көтелә
Синоптикларның алдан фаразлавынча, дүшәмбедән һава торышы яхшыра: аз гына явым-төшем булуы ихтимал, термометр баганасы төнлә 2-7 градус җылылыкны күрсәтсә, көндез җылылык 7-12 градус.
-
“НЕЧКӘБИЛ”дә Ләйсәнгә тавыш бирик!
Татарстан Президенты ярдәме белән "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында узучы “Нечкәбил” Ана булу һәм гаилә матурлыгы конкурсы быел 16 тапкырын үткәрелә. Бәйрәм чикләрен тагын да киңәйтү максатыннан, быелгы фестиваль Казанның “Милләтләр дуслыгы йорты”да яңа форматта – онлайн-офлайн итеп, ягъни туры эфир аша узачак. Җәй башында ук старт алган әлеге мәртәбәле бәйгенең сайлап алу туры башта республикабыз зоналарында узды. Анда ярымфиналга Татарстанның иң күркәм 25 гаиләсе узды. Конкурсантлар арасында райондашларыбыз - Югары Симет авылыннан Ләйсән Әхмәдуллина гаиләсе дә бар.
-
Яшь хуҗабикәләр өчен "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр
22 нче сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре яшь хуҗабикәләр өчен "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр.
-
«Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашкан
Диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34 чит илдә 5 меңләп мәйданчыкта — мәчет, мәдрәсә, милли-мәдәни үзәкләрдә, кафе, мәктәп, балалар бакчасында язганнар.
-
24 сентябрь – Татарстан Республикасы профсоюзлары көне
Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм абруйлы җәмәгать эше ветераннары! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Районның социаль-икътисади үсешен булдыру, имин хезмәт шартлары тудыру, эшче-хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту хакимиятнең һәм профсоюзларның уртак бурычы булды. Профсоюз оешмалары җитәкчеләренә, активистларга инициатива күрсәтү, хезмәттәшләре белдергән ышанычны аклап, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләү мөһим. Шәхси вакытлары хисабына хезмәттәшләре мәнфәгатен кайгыртучыларга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез.
-
Васил Шәйхразыев: Җанисәп алдыннан гаилә советында утырып сөйләшергә кирәк
«Катнаш гаиләләрдән балаларга нейтраль исемнәр бирәбез икән, алар да бит, телне беләме-белмиме, татар булып язылырга тиеш», — диде Шәйхразыев.
-
Сабада юл хәрәкәте иминлеге атналыгы бара
Мәгариф учреждениеләренә йөрүчеләр иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм урам-юл шартларында үткәрелгән профилактика чаралары һәм акцияләр дә зур тәрбияви әһәмияткә ия.