Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь хуҗабикәләр өчен "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр

22 нче сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре яшь хуҗабикәләр өчен "Кабак кына димәгез..." исемле мастер-класс үткәрделәр.

Кабак – универсаль яшелчә, җаның ни тели шуны әзерләп була: кайнатма, бәлеш, мантый... Үзенчәлекле тәме һәм матур декоратив сыйфатыннан тыш, кабак тагын диетик ризык буларак та игътибарга лаек.

Чара башында хуҗабикәләр кабактан төрле ризыклар пешерү, аның файдалы үзенчәлекләре турында уртаклаштылар. Китапханәче кабакның кулинария турындагы китапларда булган яңа рецептлар тәкъдим итте. Юлбат мәдәният йорты мөдире кабактан торт ясау өчен мастер-класс күрсәтте.

Чара тәмле чәй табыны артында кабактан татлы торт һәм җылы дустанә атмосферада сый-нигъмәтләр белән тәмамланды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев