24 декабрь 2020 яңалыклары
-
Баскетбол түгәрәге буенча яңа ел уңаеннан үткәрелгән “Күңелле стартлар”
2020 нче елның 22 декабрь көнендә Икшермә кадет мәктәбе һәм Шыңар мәктәбендә “Сабантуй” спорт мәктәбенең баскетбол түгәрәгенә йөрүче малайлар һәм кызлар арасында яңа елга багышланган күңелле стартлар узды. “Туп йөртү”, “Сигезле”, “Тоннель” һәм башка эстафеталар үткәрелде. Ярышта катнашучы балалар бар яктан тырышлыкларын, осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук командалар бик җитез һәм көчле иде. Уенда җиңүче һәм җиңелүче булган кебек, бу ярышта да 1 нче һәм 2 нче урын билгеләнде.
-
Рөстәм Миңнехановның йомгаклау матбугат конференциясе 24 декабрьдә узачак
Журналистлар белән очрашу иртәнге сәгать 11дә башлана.
-
Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеген төзеделәр
Берлек басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк.
-
Татарстанда электр белән тәэмин итүче җил парклары булдыру мәсьәләсе якындагы елда хәл ителәчәк
Потенциаль мәйданчыкларның һәркайсы 60 тан 200 мВтка кадәр "яшел" энергия эшләп чыгарачак.
-
Олы Шыңар авылында Г.Тукай урамыннан чишмә территориясенә һәм авылның үзәк урамына күчү өчен җәяүлеләр күпере куелды
Фото: saby.tatarstan.ru