24 декабрь 2020 яңалыклары
-
25 декабрьгә һава торышы
25 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар явачак. Көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -10..-15˚, аязганда -20˚, көндез -6.-11˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Юлбат авыл җирлегендә яңа елга әзерлек
Бу көннәрдә Юлбат авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.
-
Миңнеханов: Аллаһы Тәгалә безгә М12 юлын төзү өчен көч һәм бераз акча бирсен иде
ТР Хөкүмәте М12 трассасын өч ел эчендә төзергә ниятли.
-
Марат Зяббаров провёл заседание республиканского штаба по недопущению распространения АЧС на территории Татарстана
Сегодня в Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ в режиме видеоконференцсвязи состоялось заседание республиканского штаба по недопущению распространения африканской чумы свиней на территории республики. Заседание провел заместитель Премьер-министра РТ - министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Зяббаров.
-
Сабада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 9 яңа очрагы теркәлгән
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 586 очрагы ачыкланган.
-
Рөстәм Миңнеханов: Россия Хөкүмәте пандемия чорында бик яхшы эшләде
ТР Президенты Михаил Мишустинның эшен югары бәяләде һәм аның алымын системалы дип атады.
-
Байлар Сабасы хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты
2020нче елның 23нче декабрендә Байлар Сабасы Югары лига хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 13 команда катнашты, ә бу 124 дән артык катнашучы.
-
Миңнеханов губернаторларның яңартылган илкүләм рейтингында беренче баскычта урнашты
Икенче баскычны – Мәскәү мэры Сергей Собянин, өченче урынны Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев биләде.
-
Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе
23 декабрьдә район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булды. Киңәшмә барышында шулай ук Яңа елга багышланган чаралар әзерләү һәм уздыру буенча оештыру мәсьәләләре каралды һәм килештерелде. Киңәшмә кысаларында "Могҗизалар кыры" интеллектуаль - музыкаль уены да оештырылды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде
Татарстан Президенты санитар нормаларны үтәгәндә, балаларны мәктәпкә һәм бакчага йөртүдә кыенлыклар булмавын әйтте.
-
Галимнәр Covid-19тан соң иммунитет күпме саклануын белде
Антитәнчекләр дәрәҗәсенең кимүе пациентларда авырудан соң 20 көн узгач башлана.
-
Тенеки авыл клубында "Буыннар чылбыры" концерты
22 декабрь көнне Тенеки авыл клубында Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәренең "Буыннар чылбыры" концерты булды. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм бай иде, тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.
-
Бүген Рөстәм Миңнехановның зур матбугат конференциясен онлайн карап була
Татарстан Президентының журналистлар белән очрашуын республика матбугат чаралары онлайн күрсәтәчәк.
-
Путин яңа ел бәйрәмнәрендә ковид-авырулар белән эшләүчеләргә түләүне арттырырга кушты
Бу инициативаны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте.
-
Владимир Путин төбәкләргә быел 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте
Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов шундый инициатива белән чыгыш ясады.