Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Россия Хөкүмәте пандемия чорында бик яхшы эшләде

ТР Президенты Михаил Мишустинның эшен югары бәяләде һәм аның алымын системалы дип атады.

РФ Хөкүмәте пандемия фонында килеп туган проблемаларны уңышлы һәм оператив төстә хәл итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Әгәр бер яки ике көн эчендә дарулар, җиһазлар сатып алу, кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү буенча тиешле карарлар кабул ителмәсә, катастрофаның масштаблары күпкә зуррак булыр иде. Бу мәсьәләдә Хөкүмәт искиткеч яхшы эш итте», - диде ТР Президенты.

ТР Президенты Хөкүмәтнең яңа башлыгы Михаил Мишустинның эш алымын һәм аның тарафыннан кабул ителгән карарларны системалы дип атады. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев