Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде

Татарстан Президенты санитар нормаларны үтәгәндә, балаларны мәктәпкә һәм бакчага йөртүдә кыенлыклар булмавын әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яз көне мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде дип саный. Бу турыда ул бүген зур матбугат конференциясендә әйтте.

«Мәктәпләрдә, югары уку йортларында дистанцион укытуны оештыру бик авыр булды, ләкин боларның барысын да без үттек. Уңай һәм тискәре яклары булды. Мин мәктәпләрне юкка гына дистанцион укытуга күчердек дип саныйм. Бу минем төпле фикер. Сабыйлар бакчага, укучылар мәктәпкә йөрергә тиеш. Эшебез күрсәткәнчә, санитар нормаларны үтәгәндә, бу өлкәдә бернинди кыенлыклар да юк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев