Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр Covid-19тан соң иммунитет күпме саклануын белде

Антитәнчекләр дәрәҗәсенең кимүе пациентларда авырудан соң 20 көн узгач башлана.

Коронавирус инфекциясе белән чирләгән кешенең иммунитеты ким дигәндә сигез ай дәвамында саклана. Бу хакта "Известия" Science Imunology электрон китапханәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Монаша университеты (Мельбурн) иммунология һәм патология кафедрасы профессоры Менно ван Зельма җитәкчелегендәге галимнәр төркеме SARS-CoV-2 инфекциясеннән соң В-күзәнәкләрнең озак вакытлы хәтерен барлыкка китерүен ачыклады. Аның срогы сигез айга җитә, бу пациентларга кабат авыру вакытында катлауланулардан качарга мөмкинлек бирә.

"SARS-CoV-2 өчен махсус антитәнчекләр һәм В-күзәнәк җавабы 4 һәм 242 көн арасында симптомнар барлыкка килгәннән соң алынган үрнәкләр белән расланган Covid-19 пациентта тикшерелде", - дип белдерделәр тикшеренүчеләр.

Материалларда иреклеләр канының 36 үрнәге анализланган, дип хәбәр ителә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, антитәнчекләр дәрәҗәсенең кимүе йокканнан соң 20 көн узгач башланган. Әмма SARS-CoV-2 компонентларының берсен - шиповид аксымны һәм нуклеокапсидны танып белгән хәтер күзәнәкләрен бу айлар дәвамында табалар.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев