Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Аллаһы Тәгалә безгә М12 юлын төзү өчен көч һәм бераз акча бирсен иде

ТР Хөкүмәте М12 трассасын өч ел эчендә төзергә ниятли.

М12 трассасы М7 автомобиль юлын бушатырга мөмкинлек бирәчәк һәм Татарстанның зур өстенлеге булачак. Миңнеханов сүзләренчә, моның өчен «бераз акча һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәме» кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Халыкка моннан зур файда булачак. Безгә чын мәгънәсендә бәхет елмайды. М12 трассасына югары тизлекле пассажир магистраленә караганда ихтыяҗ зуррак. Күргәнегезчә, М7 трассасы инде тулган, бернинди үсеш тә юк. Әгәр сез 6,5-6 сәгать эчендә машинада Мәскәүгә барып җитә аласыз икән, бу начар мәллә? Әлеге проект өч ел эчендә гамәлгә ашсын өчен Аллаһы Тәгалә безгә көч һәм акча бирергә тиеш», - диде Миңнеханов.

Әлеге автомобиль юлы «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының мөһим өлеше булачак. Маршрут тирәсендәге зонада 62 миллион кеше яши – бу ил халкының 40 проценты дигән сүз. Юл куәтле, үсеш кичерүче төбәкләрне берләштерәчәк һәм аның янындагы территорияләрнең икътисады үсүгә ярдәм итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы М12 трассасын төзү 2,4 триллион сумлык макроикътисади нәтиҗә бирәчәге хакында хәбәр иткән иде. 

Фото: «Татар-информ» архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев