25 июнь 2022 яңалыклары
-
Саба районында билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты булды
Ярышларның баш судьясы, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев әйткәнчә, дөньяның 27 иленнән 200гә якын көрәшче бил алышты.
-
Туңдырма тышыннан билгеле. Аны ничек сайларга?
Челлә вакытында кибетләр иң элек туңдырма хәстәрен күреп куя. Олысы-кечесе шуны үлеп ярата чөнки. Хәер, җәен генә түгел, кышын да әле. Кояш нурлары көйдереп торган чорда бозлы ризык организмга суыклык йөгертеп, эсседән сакланырга ярдәм итсә, кышын, диванда, аяк бөкләп, телевизор карап утырганда сыйлану яки Яңа ел табыны өчен искиткеч десертка әйләнә.
-
Бозымнан ничек котылырга?
Кайвакыт тормыш көтмәгәндә үзгәрә башлый. Эшләр бармый, чир артыннан чир килеп чыга, финанс хәле бозыла… Кайберәүләр моны күз тию, бозым салыну белән аңлата. Кешенең уңышыннан, бәхетеннән көнләшү — бик яман эш. Мондый кешеләр үзләренең көнләшү объектына яман ният белән төрле гамәлләр кылырга мөмкин икән.
-
Мунча себеркесе әзерләр вакыт җитә
Мунча себеркесе әзерләү вакыты җитеп килә. Питрауга кадәр (җәйнең кыл уртасы – 12 июль) һәм аннан соң бер атна – чын себерке бәйли торган вакыт, диләр. Рус халкы исә Троица бәйрәме (каен бәйрәме дип тә йөртелә, быел 12 июньдә) узуга ук, бу эшне башкарып кую ягын карый.