Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба  районында  билбау  көрәше буенча  дөнья  чемпионаты булды

Ярышларның  баш  судьясы, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев әйткәнчә, дөньяның 27 иленнән 200гә  якын көрәшче бил  алышты.

Ярышларның  баш  судьясы, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев әйткәнчә, дөньяның 27 иленнән 200гә  якын көрәшче бил  алышты. Чемпионатның төп өлеше “Саба Арена” спорт комплексында   узды.   Батырлар 1нче-2нче  урыннар өчен  кич белән Миңгәр Сабантуе мәйданында келәмгә чыктылар.  Җиңүчеләр  10 үлчәү авырлыгында  ачыкланды.  60  килограммга  кадәр  үлчәүдә Декхон Уулу (Кыргызстан) белән Алексей Абрамов ( Россия), 65тә Илназ Миңнуллин (Россия, Татарстан) белән Алексей Левадный (Россия),  70тә  Науруз Какалыев (Төркмәнстан)  белән Разил Шабиев (Россия,  Башкортстан), 75тә Артур Зөлкәрнәев (Россия) белән Али Ибраһимов (Әзербайҗан),  80дә Ренас Кәримуллин (Россия, Татарстан) белән Цолу Абдыкалар (Кыргызстан),   85тә Раил Сәлахетдинов (Россия) белән  Нурсолтан Калкожаев  (Кыргызстан), 90да  Илмир Төхбәтуллин (Россия) белән Ахрорбек Абдукаймов (Кыргызстан), 100дэ Айнур Сыртаев (Россия, Башкортстан) белән Марат Шахмаев, 130 килограммга  кадәр  үлчәүдә  Радик  Сәлахов белән  Туракбек Чойчубеков (Кыргызстан),  130 килограммнан  югары  үлчәүдә Турал Азимов (Әзербайҗан) белән Салават Абдуллин (Россия) бил алышты. Татарстан  спортчылары  8 үлчәү категориясендә  чемпион калдылар. Абсолют батырга  көрәшкәндә  Радик Сәлахов Турал Азимовны отып җиңү  яулады. Аңа көрәш  федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм ТР спорт министры  урынбасары   Илдар Садриев  Татарстан Хөкүмәте призы – мотоциклга  сертификат тапшырдылар.Яшүсмерләр арасында   көрәшкәндә районыбыздан  Рифат Ахунҗанов 90  килограммга  кадәрге  авырлыктагы  чемпион булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев