25 октябрь 2018 яңалыклары
-
Төркиядә Казаннан килгән хатын-кызны кыйныйлар – ул авыр хәлдә комада
Узган атнада Төркиядә булган фаҗига турында үз чыганакларына сылтама белән «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә. Төркиядә үз гомерендә икенче тапкыр ял итүче һәм биш йолдызлы отельдә үз бүлмәсенә кайтып килүче хатын-кызны билгесез ир-ат куып җитеп кыйный башлый. Комага киткән хатынның якыннары полициягә гариза язган.
-
Комсомол – тормыш мәктәбем
90-еллар башында, СССР таркалу нәтиҗәсендә яшәүдән туктап, исеме тарих битләренә күчкән совет яшьләре оешмасы Комсомол төзелүгә 29 нчы октябрьдә 100 ел тула. Әлеге тарихи дата уңаеннан кызыклы уй-фикерләре белән уртаклашу өчен редакциябезгә үзенең хезмәт карьерасын комсомолда чыныгудан башлаган күренекле райондашыбыз Зөлфирә Котдүс кызы Иксанованы чакырдык. Укучылар игътибарына әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.
-
Фәрит Мөхәммәтшин хатыны белән комсомол хәрәкәтендә танышканын әйтте
Парламент башлыгы ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чарада Яр Чаллыда ЗЯБ поселогы йортларын төзүдә катнашканын искә төшерде.