26 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Татарстанда томан һәм буран көтелә
Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең 5 нче сыйныф укучыларының классик бию буенча беренче чыгарылыш имтиханы узды
25 гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең 5 нче сыйныф укучыларының классик бию буенча беренче чыгарылыш имтиханы узды. Классик бию, уку дисциплинасы буларак, хореографиянең нигезе булып тора. 5 ел дәвамында балалар классика белән бик тырышып шөгыльләнделәр. Балаларга фән җиңел бирелми, әмма шуңа да карамастан, укучылар тырышып эшләп ,яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бүгенге көндә дә балет иң матур биюләрнең берсе булып кала. Чакырылган кунаклар, ата-аналар балаларның тырышлыгына сокландылар. Имтихан бер сулышта узды һәм барлык тамашачылар да бик канәгать калдылар.
-
Казанда күп катлы йорт балконында арыслан күргәннәр
Ерткыч хайванның фотосурәтләре «ВКонтакте» социаль челтәрендәге пабликларның берсендә урнаштырылган.
-
Татарстанда Владимир Путин юлламасындагы тәкъдимнәр буенча фикер алышу башлана
Парламент рәисе Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган тәкъдимнәренә игътибар белән карарга кирәклеген әйтте.
-
Чаңгы ярышлары буенча һәвәскәр спортчылар арасында Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге 1 нче Бөтенроссия кышкы спорт уеннарының 1 нче этабы
2020 елның 25 гыйнварында Байлар Сабасы яр буенда Бөтенроссия кышкы спорт уеннарын яратучылар спортчылары арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси команда Беренчелегенең 1 этабы старт алды. Барлык спортчыларны да призлы урыннар белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Международный день таможенника
Ежегодно 26 января во всем мире отмечается Международный день таможенника (International Customs Day) — профессиональный праздник всех работников таможенных служб планеты.