Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Владимир Путин юлламасындагы тәкъдимнәр буенча фикер алышу башлана

Парламент рәисе Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган тәкъдимнәренә игътибар белән карарга кирәклеген әйтте.

Татарстанда РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасындагы тәкъдимнәре буенча фикер алышу башлана. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Иҗтимагый палатасының яңа составы белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасына тукталды. Анда Илбашының эчке сәясәт мәсьәләләренә һәм социаль өлкәгә басым ясаганын билгеләп узды.

Юлламада күп балалы гаиләләргә ярдәм, ана капиталын саклау, аны беренче балага да түләү, түбән керемле гаиләләрдә 3тән алып 7 яшькә кадәр балаларга социаль түләү, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү, сыйныф җитәкчеләренә өстәмә түләү кебек тәкъдимнәр яңгыраганын искәртте. «Россия Президенты позициясенә, бурычларына игътибар белән җентекләп карарга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе, шулай ук, Владимир Путинның РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү кирәклеге турындагы игъланы буенча фикерен әйтте. Илнең төп документына үзгәрешләр кертү буенча фикер алышачак эшче төркем булдырылды. 75 кешелек төркем составына Татарстаннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов кергән.

«Күп кенә федераль дәрәҗәдә кабул ителә торган мөһим законнар халыкка җиткерелергә тиеш. Кире элемтә кирәк, хакимият карарларын активларга җиткерү темасын да сөйләшергә телибез. Иҗтимагый палатаның пропаганда эшенә өметләнәбез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе закон проектлары буенча ачык хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйтте. Дәүләт Советына кертелә торган закон проектлары Прокуратура, Хөкүмәттә, Иҗтимагый палатада, һичшиксез, каралырга тиешлеген билгеләп үтте.

«Парламентта каралганчы сез дә вакытында фикерләрегезне җиткерү өчен, бер комиссия булдырырга кирәктер», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, андый комиссия инде оештырылган. Парламент рәисе Дәүләт Советында профильле Комитетлар каршында эксперт советлары гамәлдә булганын искәртте. Зилә Вәлиевадан эксперт советлар составына вәкилләр тәкъдим итүне сорады.

Фәрит Мөхәммәтшин иклүләм проектларның әһәмиятен дә ассызыклады. «Россия Федерациясеннән бирелә торган финанс чаралары белән безгә яңартырга, төзекләндерергә, кешеләргә уңайлырак шартлар тудырырга кирәк. Татарстанда хакимият дәрәҗәсендә җаваплы министрлык, ведомстволар билгеләнгән», — диде.

Очрашуда ТР Студентлар лигасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Үзиреклекләр үсеше үзәге, Журналистлар берлеге, Яшь юристлар берлеге, Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашты. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Фәрит Мөхәммәтшинга чыгышы өчен рәхмәтен җиткерде. Ул журналистларга РФ Президенты Владимир Путинның инициативалары буенча республикада җәмәгать тыңлаулары узачагын әйтте. Аның сүзләренчә, иҗтимагый оешма вәкилләреннән тыш, теләге булган һәркем катнаша алачак.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X