“Кояшкай”га диңгезчеләр килде
Июльнең соңгы якшәмбесе Россиянең Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнәре алдыннан районыбызның төрле елларда флотта хезмәт иткән ир-егетләре Икшермәдәге "Кояшкай" лагеренда ял итүче укучылар янында булдылар. Очрашуга килгән якташыбыз, отставкадагы капитан, су асты көймәсендә хезмәт иткән, профессионал водолаз Риталий Мәрдановны, Казаннан кайткан Төньяк флоты ветеран диңгезчеләре, Татарстан Республикасы диңгез...