Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кояшкай”га диңгезчеләр килде

Июльнең соңгы якшәмбесе Россиянең Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнәре алдыннан районыбызның төрле елларда флотта хезмәт иткән ир-егетләре Икшермәдәге "Ко­яш­­­кай" лагеренда ял итүче укучылар янында булдылар. Очрашуга килгән якташыбыз, отставкадагы капитан, су асты көймәсендә хезмәт иткән, профессионал водолаз Риталий Мәрдановны, Казаннан кайткан Төньяк флоты ветеран диңгезчеләре, Татарстан Республикасы диңгез...

Июльнең соңгы якшәмбесе Россиянең Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнәре алдыннан районыбызның төрле елларда флотта хезмәт иткән ир-егетләре Икшермәдәге "Ко­яш­­­кай" лагеренда ял итүче укучылар янында булдылар. Очрашуга килгән якташыбыз, отставкадагы капитан, су асты көймәсендә хезмәт иткән, профессионал водолаз Риталий Мәрдановны, Казаннан кайткан Төньяк флоты ветеран диңгезчеләре, Татарстан Республикасы диңгез җыены әгъзалары Әнвәр Садриевны һәм Рөстәм Гыйлаҗетдиновны дәрәҗәле кунаклар буларак каршыладылар. Укучылар аларның дулкынландыргыч чыгышларын зур игътибар белән тыңлап алкышларга күмделәр. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов лагерьда ял итүчеләр сәләтле балалар мәктәбе-интернаты каршында эшләүче диңгез флоты музеенда булырга чакырды. Хәрби-Диңгез Флоты ветераннары оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Галиев флотташ дуслары белән сөйләшү вакытында кадет мәктәбе-интернатында яшь диңгезчеләр сыйныфы булдыру турында кайгыртып йөрүе турында сөйләде.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев