27 август 2019 яңалыклары
-
Резюмеларда яңа графа барлыкка киләчәк
Эшкә урнашканда, Россия халкы волонтерлык тәҗрибәсе турында да хәбәр итә алачак.
-
Рөстәм Закиров җырлый-җырлый гер күтәрә
Җырчы булса шундый булсын! Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров җырлый-җырлый гер күтәрә
-
Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары
28 август – “Саба-Арена” спорт мәктәбе базасында бадминтон ярышлары (10.00 сәг.)
-
WorldSkills 2019 чемпионатының туры трансляциясе булачак
Бүген Казанда «Казан Арена» стадионында WorldSkills 2019 җиңүчеләрен бүләкләү, эшче һөнәрләр буенча 45 нче дөнья чемпионатын ябу тантанасы узачак, һәм WorldSkills дөнья хәрәкәте флагы ярышларны оештыручы киләсе шәһәр-Шанхайга тапшырылачак.
-
«Федор» роботы нәрсә өчен гафу үтенгән?
«Федор» роботы Халыкара космик станция (ХКС) белән тоташуга соңга калу сәбәпле, космик «бөкеләр» турында шаяртып язган. Бу хакта аның Twitter сәхифәсендә хәбәр ителә.
-
Татарстан кызы “Цифрлы модельер” компетенциясендә беренче урын алды
“Казан Экспо”да Future Skills һәм Worldskills Juniors җиңүчеләрен бүләкләделәр.
-
Аренда торагы
Саба районынын Тимершык авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Капка-коймасы, мунчасы булган, мебель белән җиһазландырылган чираттагы йорт Көек авылында авыл хуҗалыгы белгеченә дип төзелә башлады.
-
Ришат Төхвәтуллин: «Гомеремдә беренче тапкыр шатлык яшьләремне тыеп кала алмадым»
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның бертуган сеңлесе Айгөл кияүгә чыкты. Җырчы туйдагы хис-кичерешләре белән бүлешә.
-
Айнурны Яшьләр парламентына сайлыйк
Дәүләт Советы каршында эшләп килгән Яшьләр парламенты быел ачык тавыш бирү рәвешендә формалашачак. 15 августта Яшьләр парламентына сайлаулар конкурсының беренче этабы тәмамланды. Конкурска 444 кандидат гариза тапшырган. Алар белән Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында һәм molparlament.tatar сайтында танышырга була.
-
WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Илария Баһаветдинова җиңү яулады
Илариягә 14 яшь, ул Яшел Үзән кызы.
-
Чаллыда 13 яшьлек егет өйдәге җиһазны саткан
Чаллыда яшәүче бер ханым полициягә улына гариза язган. Егет яшерен рәвештә кер юу машинасын сатып җибәргән, дип хәбәр итә “Челнинские известия”.
-
Галия Гимадиева: “Әти-әни кризиска әзер булырга тиеш”
Балагызның “үзем!” дигән сүзен еш ишетә башладыгызмы? Димәк, ул кеше тормышында була торган иң авыр чорга аяк атлый. Өч яшьтәге кризис – елаулар, үзсүзлелек кебек “күңелле” вакыйгалар белән үрелеп бара торган вакыт. Әти-әни мондый чакта үзен ничек тотарга тиеш соң? Бу хакта психолог Галия Гимадиева белән аралаштык.
-
Александр Гудков Казан уртасында биеп видео төшергән
Артист һәм шоумен Александр Гудков worldskillskazan чемпионаты вакытында Казанга кунакка килгән. Ул worldskillsның рәсми илчесе итеп сайланылган иде. Бу көннәрдә артист Казан урамнарында төрле профессияләренә багышланган клип төшергән. Клип тиз арада популярлыкка иреште һәм 300 мең карау җыйды.
-
Татарстанда трассада булган авариядә ике кешенең гомере өзелгән
Бәрелешү аркасында машиналарның берсе юл читенә төшеп киткән һәм янган.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Спасская башня детям» Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар
23-24 август көннәрендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” тынлы оркестр бүлегендә укучы балалар, укытучы - дирижер Фәтхуллин А.А. җитәкчелегендә Мәскәү шәһәрендә үткән «Спасская башня детям» дигән Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар.