27 август 2019 яңалыклары
-
2019 елгы мини футбол буенча Сатыш авыл җирлеге Кубогы
25 август көнне Сатыш авылында "2019 елгы мини футбол буенча Сатыш авыл җирлеге Кубогы" турниры булып узды. Ир-атлар арасында "2019 елгы мини футбол буенча Сатыш авыл җирлеге Кубогы" турниры нәтиҗәләре":
-
WorldSkills ябылу сәбәпле, «Казан Арена» янында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Чикләүләр ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең транспорт чараларына кагылмый.
-
ГӨЛЛӘР — ӨЙНЕҢ ЯМЕ ГЕНӘ ТҮГЕЛ…
Гөлләр йорт интерьерының аерылгысыз өлеше. Алардан башка өйнең яме юк сыман. Ә менә балаларның йокы бүлмәсенә гөлләр урнаштырырга уйласагыз, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
-
“Яратам сине, туган ягым”
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр.
-
Татарстанда «Таврида – АРТ» фестивале филиалын ясарга җыеналар
Быел фестиваль 20-26 августта Кырым территориясендә узды.
-
Берәү Казан кирмәне түбәсеннән велосипедта йөргән
Татарстан Президенты инстаграмында уртаклашкан видео күпләрне шаккатырган. Видеода халыкара велосипед спортының BMX җиңүчесе Ирек Ризаев Казан кирмәне түбәсе һәм диварларыннан велосипедта җилдерә.
-
Бәрәңге согының файдасы
Бәрәңгеләр ала башладык – инде аның файдасы турында да сүз кузгатсак була. Ашказаны җәрәхәте кискенләшкәндә бәрәңге согы белән дәваланырга була.
-
МАКС-2019 салонында Путин һәм Эрдоган Казанда ясалган Ми-38 вертолетын карады
Казан вертолет заводы беренче тапкыр VIP-салонлы күпмаксатлы Ми-38 вертолетын тәкъдим итте.
-
Олы Кибәче авыл җирлегенең яшь гаиләләре
Узган атнада Олы Кибәче авыл җирлегендә ике яшь гаилә барлыкка килде: Кече Кибәчедә Инсаф һәм Динә Солтановлар гаиләсе, Олы Кибәчедә Илнар һәм Айсинә Сабировлар гаиләсе. Яшь парларга бәхетле, озын, тигез тормыш телибез!
-
Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле булды
30 августта Татарстан башкаласында бәйрәм салюты 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут дәвам итәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов Сингапур мәгариф министры белән белем бирү хакында сөйләште
Сингапур делегациясе эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен Татарстанга килде.
-
РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР!
27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, шуның белән бергә Совет чорында төшерелгән фильмнарга шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
-
Алмаз Мирзаянов кияү мунчасында кичергән хисләре белән уртаклашты
25 августта танылган җырчы, шоумен Алмаз Мирзаянов никах укыткан дип хәбәр иткән идек. Кәләш - яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина. Яшьләр туйны икенче елга калдырырга ниятли икән. Быел Зөлфирәнең әтисе вафат булган, шуңа күрә кичектерергә уйлаганнар.
-
«Муса Җәлил истәлегенә» китап күргәзмәсе
23 августтан 27 августка кадәр Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә Муса Җәлил вафат булуына 75 ел булу уңаенан «Муса Җәлил истәлегенә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга күзәтү үткәрелде.
-
Казанда чит ил машинасы “зебра” аркылы чыккан баланы бәрдергән
Төрле имгәнүләр алган 14 яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.