Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МАКС-2019 салонында Путин һәм Эрдоган Казанда ясалган Ми-38 вертолетын карады

Казан вертолет заводы беренче тапкыр VIP-салонлы күпмаксатлы Ми-38 вертолетын тәкъдим итте.

Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, авиация техникасының яңа үрнәкләре куелган МАКС-2019 халыкара авиация-космик салонын ачу тантанасында булды. Дәүләт җитәкчеләренә Казанда җитештерелгән яңа Ми-38 вертолетын күрсәттеләр. Бу хакта Россия Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган экспозицияне карады, Россиянең яңа Су-57 һәм Су-35 истребительләре, Ка-62 вертолеты һәм авыр Ми-38 вертолеты белән танышты.

Авиасалонны ачу тантанасында Владимир Путин Россиянең чит ил партнерларын һәм Төркия делегациясе вәкилләрен Россия авиасәнәгатенең казанышлары һәм соңгы буын Россия Һава-космик көчләренең техник мөмкинлекләре кызыксындыруын әйтте. Ә бу үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача.

«Быелгы МАКС-2019 халыкара авиация-космик салоны инновацияләре арасында белгечләр һәм тамашачылар өчен дә пилотсыз комплекслар, кече һәм эшлекле авиация өчен актуаль һәм перспектив эшләнмәләр, шулай ук гражданлык авиациясе өлкәсендә МС-21 магистраль самолеты, Ми-38 һәм Ка-62 вертолетлары кебек алдынгы проектлар кызыклы», – диде Россия Президенты.

Казан вертолет заводы МАКС-2019 авиасалонында беренче тапкыр VIP-салонлы яңа күпмаксатлы Ми-38 вертолетын күрсәтте.

Фото: kremlin.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев