Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Алмаз Мирзаянов кияү мунчасында кичергән хисләре белән уртаклашты

25 августта танылган җырчы, шоумен Алмаз Мирзаянов никах укыткан дип хәбәр иткән идек. Кәләш - яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина. Яшьләр туйны икенче елга калдырырга ниятли икән. Быел Зөлфирәнең әтисе вафат булган, шуңа күрә кичектерергә уйлаганнар.

Яңа пешеп чыккан кияү белән кәләш никахлашу көне уңаеннан котлаулар кабул итәргә дә, ә Алмаз исә йола буенча «кияү мунчасы» керергә дә өлгергән.

Хис-кичешерешләре белән ул үзе уртаклаша. «Котлауларыгыз өчен мең рәхмәт. Мунча кереп чыктык. Кызык», – ди ул. 

«Мине дә шул «кияү мунчасы» дигән нәрсә кызыктыра. Шуның өчен генә булса да өйләнергә стоитмы соң, Алмаз?» – дип сорый аннан җырчы Фәрит Низамиев. "Әлбәттә, брат, кем әйтмешли, заодно юынып та чыгасың", - дип көлеп җаваплый кияү.

"Беренче фото мунча. Икенче фото нәрсә булыр икән..." - ди тагын бер тамашачы. Аңа җавап итеп Алмаз: "Мунчада түгел бит, хыялланып утырмагыз инде", дип шаярта.

«Яңа парлар, яңа мунча, яңа хисләр. Ниләр булганын быелгы концертта сойләрсең әле сер итеп кенә», – ди шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

"Әлбәттә, иң кызыгы шул мунча инде!" - дип көлә башкалар да.

Фото: скриншот инстаграм

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев