Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле булды

30 августта Татарстан башкаласында бәйрәм салюты 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут дәвам итәчәк.

Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август - Республика көнендә Казанда бәйрәм салюты карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов әйтте.

“Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август - Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Салют вакытында “Рондо” музыкаль төркеменең финал чыгышы  булачак һәм биш минут дәвам итәчәк”, - диде спикер.

30 августта Казан халкын һәм шәһәр кунакларын масштаблы бәйрәм программасы көтә. Традиция буенча ул Казансу елгасы аквоториясендә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк. Фейрверк 22:00 сәгатьтә башланачак.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев