Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Сингапур мәгариф министры белән белем бирү хакында сөйләште

Сингапур делегациясе эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен Татарстанга килде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Сингапурның мәгариф министры Онг Е Кунгны кабул итте. Алар белем бирү программаларын үстерү турында фикер алышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышу вакытында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сингапур белән багланышларының тарихы бай булуын әйтте. Инновацияләр, инфокоммуникацион технологияләр, шәһәрне планлаштыру, махсус икътисади зоналар үсеше хезмәттәшлекнең әһәмиятле юнәлешләре булып санала.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Министром образования Сингапура Онг Йе Кунгом

"Үзара хезмәттәшлекнең мөһиме юнәлешләренең берсе – мәгариф өлкәсе", - дигән Татарстан Президенты. Татарстан хакимияте вәкилләре Сингапурның махсус белем бирү программалары буенча укый, диелә хәбәрдә.

Казанга эшлекле сәфәр кысаларында Сингапур делегациясе эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатының ярыш мәйданнарын караячак. Дөнья беренчелегендә Сингапурдан 32 конкурсант һәм 29 эксперт катнашты.

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев