Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Берәү Казан кирмәне түбәсеннән велосипедта йөргән

Татарстан Президенты инстаграмында уртаклашкан видео күпләрне шаккатырган. Видеода халыкара велосипед спортының BMX җиңүчесе Ирек Ризаев Казан кирмәне түбәсе һәм диварларыннан велосипедта җилдерә.

Шундый видео ясарга тәкъдим булгач спортчы ризалаша, ләкин соңгы минутка кадәр кирмән түбәләреннән йөрергә рөхсәт булмас дип борчыла (хәтерләсәгез, кирмән территориясенә велосипед белән керү тыелган). Видеоны берничә көндә төшерәләр. Иң авыр трюк Сөембикә манарасы каршында ясала. 

Күпләр интернетта мондый видео ничек төшерелгән дигән сорау да биргән. Спортсмен артыннан һәм алдыннан кечкенә камералы дроннар очып йөреп төшергән.

Фото: скриншот видео

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев