Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Муса Җәлил истәлегенә» китап күргәзмәсе

23 августтан 27 августка кадәр Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә Муса Җәлил вафат булуына 75 ел булу уңаенан «Муса Җәлил истәлегенә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга күзәтү үткәрелде.

Һәр халык үзенең күренекле вәкилләре белән горурлана. Җәлил шигырьләрендә илебезнең берничә буыны тәрбияләнгән. Бүген аның исеме Татарстаннан читтә дә билгеле. Төрммәдә утыру нәтиҗәсендә аның тарафыннан 115 шигырь язылган. Иптәшләре алып чыга алган дәфтәрләрдән «Моабит дәфтәрләре» китабы төзелгән. Әлеге китапта һәр шигырь сугыш дәһшәтен кичергән совет халкының бөтен авырлыкларын күрсәтә. Бөек һәм талантлы шагыйрь Муса Җәлил барлык авырлыкларны тирәнтен җиткерә белгән.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев