27 август 2020 яңалыклары
-
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорда Covid-19 аркасында укытучылар өчен яңа кагыйдәләрне аңлаттылар
Мәктәпләрдә укытучылар бүлмәсен ябарга, ә педагогларга үзара элемтәләрне чикләргә тәкъдим итәләр.
-
28 августта синоптиклар Татарстанда яңгыр, яшен һәм җил булачак дип җиткерә
Бүген төнлә +15-17 градус, көндез +25...+27 градус булачак.
-
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминләштерү механизмын камилләштерүне дәвам итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы агроиминләшгтерү механизмын алга таба үстерү максатларында «Авыл хуҗалыгы иминләштерүе өлкәсендә дәүләт ярдәме турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында проект эшләгән.
-
Җыеннар башланды
Авыл җирлекләрендә яртыеллык эшчәнлек буенча җыеннар башланды. Кичә авыл җыеннары район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында Олы Шыңар һәм Тимершык авыл җирлекләрендә узды.
-
Виктор Цойны искә алу көненә багышланган концерт
Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге Байлар Сабасы халкы һәм кунаклары өчен Виктор Цойны искә алу көненә багышланган концерт оештырды. 1980 нче еллар ахырында популяр булган рок-музыкантның үлеменә 30 ел узса да, аның җырлары, музыкасы мәңгегә йөрәкләрдә калды.
-
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступило: Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 07 час. до 22 час. 28 августа 2020 г.
-
Татарстанлылар ТР Президенты өчен хәтта Мәскәүдән торып та тавыш бирә алачак
13 сентябрьдә Россия башкаласында 30 цифрлы сайлау участогы ачылачак.
-
"Керик әле урманнарга..."
Шәмәрдән авыл мәдәният йорты, «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә, "Керик әле урманнарга" дип исемләнгән урман аланы буйлап экскурсия оештырды. Чара барышында танылган татар халык җырлары һәм биюләре башкарылды. "Түгәрәк уен", "Наза", "Капкалы", "Бишле бию" кебек традицион күңелле уеннарны уйнадылар. Экскурсия ахырында шифалы үләннәр: канлы үлән, ромашка җыйдылар. Чарадан барысы да бик канәгать калдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр һәм күңел ачтылар.
-
“Игенче” җәмгыятендә арпа уңышы алу
Районда беренче тапкыр, “Игенче” җәмгыятенең Шекше басуларында сыра ясарга яраклы арпа үстерелде. “ОЙЛ ГРУПП” ҖЧҖ белән берлектә “Диспина “ сортлы арпа 201 га мәйданга чәчелде. Хәзерге көндә 50 гектарда уңыш алынды.
-
Җавабын барыбер бирәсе
Зур штрафлардан (30 мең сум) һәм 1,5-2 елга “права”сыз калудан куркудан бигрәк, эчми торган буын тәрбияләнүе исерек хәлдә руль артына утыручылар санының кимүенә китерер кебек иде. Әмма статистика куандырмый, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр арасында яшьләрнең булуы борчуга сала.
-
"Җырлы балачак"
26 август көнне «Ямьле Саба» яр буе сәхнәсендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары өчен "Җырлы балачак" дип исемләнгән чара узды. Концертта "Бәллүр" вокаль ансамбле һәм вокал классында укучы солист-укучылар чыгыш ясады . Катнашучыларның да, тамашачыларның да кәефләре күтәренке иде. Яңа уку елында барлык укучыларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар телибез. Балачак һәрчак җырлы һәм шатлыклы булсын!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында педагог – оештыручыларның секция утырышы
25 нче август көнне, Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды. Утырыш барышында 2019-2020 уку елының эш нәтиҗәләре анализланды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде..
-
Күңелле балачак
25 август көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен музыкаль-уен программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты-үсеп килүче буынның сәламәт, актив һәм мәдәни ялын тәэмин итү. Балалар бик шатлык белән җитезлек, җиңел һәм зирәклекне үстерү буенча спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Бәйрәм ахырында «Паровозик», «Змейка» һ.б. уеннар уйнадылар.
-
Рафис Борһанов онлайн-эфирда яңа уку елында үзгәрешләр турында сөйләячәк
Татарстанлылар Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны җибәрә ала.
-
Саба һәм Теләче делегациясе Суслонгерга юл тотты
26 август көнне Саба һәм Теләче делегациясе Суслонгерга юл тотты.