Җавабын барыбер бирәсе
Зур штрафлардан (30 мең сум) һәм 1,5-2 елга “права”сыз калудан куркудан бигрәк, эчми торган буын тәрбияләнүе исерек хәлдә руль артына утыручылар санының кимүенә китерер кебек иде. Әмма статистика куандырмый, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш машина йөртүчеләр арасында яшьләрнең булуы борчуга сала.
Әйтик, 1 июльдә Сабаның Завод урамында тоткарланган Г.га 30 гына яшь әле. Ул беркетмәгә 200 грамм аракы эчүе турында яза. Шулай ук 19 августта Саба-Лесхоз юлында “14”ле автомобильдә барганда туктатылган Ә. әле 1998 елгы гына булып чыга. Ә 27 августта Шәмәрдәннең Ф.Кәрим урамында исерек хәлдә ”Лада” автомобиле йөрткән Я.га 18 яшь әле генә тулган. Хәтта автомобиль йөртү таныклыгы да алырга өлгермәгән. Районыбыз юлларыннан 10 августта Теләче районының Үзәк бистәсе егете Г. да үтә. Кызганыч, 28 яшьлек ир-егет кичәгедән айнып җитмәгән һәм тагын бераз өстәгән. Алкотестер аның прибор күрсәткечен 1,5 промиллега кадәр күтәрерлек күләмдә аракы эчкәнлеген күрсәтә. Алай гына да түгел, бер ел эчендә икенче тапкыр исерек хәлдә юл-патруль хезмәте тарафыннан тоткарлануы сәбәпле, Г. җинаять җаваплылыгына тартылды.
Исереклек билгеләре белән тоткарланучыларның кайберләре приборга өрүдән яисә медицина учреждениесенә тикшерү узарга барудан баш тарта. Курсабашта 14 августта “Беларусь” тракторы йөрткәндә туктатылган Р., мәсәлән, беркетмәгә “Дуть прибор не хочу” дип тә язып куйган. Әмма киреләнү җаваплылыктан коткармый. Июль аенда район юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары йөрткән 10 йөртүчегә административ чара күрелде. Шулар арасында Казаннан, Мари Иленнән килүчеләр дә бар. Әйтик, Казанда яшәүче Ф. 19 августта Сабаның Тукай урамында чит ил машинасында исерек хәлдә идарә итте. Ә Мари-Элдан “ЗИЛ”да Тимершыкка кадәр килүченең хәтта “права”сы да юк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев