28 апрель 2020 яңалыклары
-
Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты
Президент изоляция, чикләү чаралары этаплап кына гамәлдән чыгарылачагын әйтте.
-
Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады
Әлеге хәрәкәткә эшчәнлекләре халыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле оешмалар кушылды.
-
Бүген Нурзадә онлайн-концертлар марафонына кушыла
Онлайн-концерт бүген 19.00 сәгатьтә башлана.
-
Татарстанда һәлакәтләр күп булган юлларда иминлекне арттыру буенча эшләячәкләр
2019 елда республика юлларындагы һәлакәтләргә анализ ясап, аварияләр күпләп була торган 101 урын барланган.
-
Татарстан галимнәре тәкъдим итә: алмагачны, чияне һәм сливаны ничек дөрес утыртырга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә бакчачылар өчен җимеш агачлары утырту буенча махсус киңәшләр әзерләде.
-
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән
Бер тәүлек эчендә - өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.
-
Татарстанда COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган
Ир-атка «ике яклы полисегментар пневмония» дигән диагноз куелган булган, шулай ук йөрәк-кан тамыры системасы авыруыннан да интеккән.
-
Рөстәм Миңнеханов ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте
ТР Президенты коронавирус йоктырган пациентларны йөртә торган реанимобильләрне карады.
-
Быел Татарстанда 150 км дан артык федераль юллар төзекләндереләчәк
М-7 «Волга» трассасында яңа юл төзелеше проектланачак.
-
Экологик ике айлык кысаларында агач утырту
Экологик ике айлыгы кысаларында Тимершык авыл җирлеге территориясендә агачлар утырту эшләре алып барыла. Җиңүнең 75 - еллыгы уңаеннан Миңгәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә куелган обелиск янына да нарат агачлары утыртылды. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
-
Марат Җәббаров халыкны авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирде
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне көйләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
-
Россия авыл хуҗалыгы үзәге парсыз ефәк күбәләге таралау куркынычы булу турында кисәтә
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Мөслим район бүлеге белгечләре фитосанитар тикшерү уздырганда урман посадкасындагы каен агачында парсыз ефәк күбәләгенең йомыркалары салынган урынны таптылар. Тикшерелгән 50 агачның 6сында шундый урыннар булуы ачыкланды. Агачларда зыян китерүче ефәк күбәләге йомыркалары салынган урыннар 12 % тәшкил итә.
-
Татарстанда республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе игълан ителде
Фестивальнең җиңүчесе һәм призерлары дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак.
-
Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Җиңү Открыткалары!” проектында катнашты
Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Җиңү Открыткалары!” дип исемләнгән проектта үзенең китап укучылары белән катнашты.