Быел Татарстанда 150 км дан артык федераль юллар төзекләндереләчәк
М-7 «Волга» трассасында яңа юл төзелеше проектланачак.
ыел Татарстанда 150 км дан артык федераль юллар төзекләндереләчәк. М-7 трассасын реконструкцияләү дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтте.
«М-7 „Волга“ автомобиль юлының 735-771 километрлары участогында юл төзекләндереләчәк. М-7 „Волга“ трассасының Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре арасында Соколка авылы янында Кама елгасы аша күпер белән машина юлы төзелешен проектлау эше бара», — диде министр.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев