28 апрель 2021 яңалыклары
-
Казанда беренче тапкыр ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме узды
«Сез тәвәккәллегегез, куркусыз булуыгыз, кыюлыгыгыз, мәрхәмәтлегегез белән аерылып торасыз. Бөтен ил батырлык, һөнәргә тугрылыгыгыз, мәхәббәтегез өчен рәхмәт әйтә», — дип белдерде сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
-
29 апрельгә һава торышы
29 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез яңгыр, урыны белән җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -1..+4˚, көндез +8..+13˚ градус.
-
Җиңү язын Германиядә каршылаган
Язма Җиңү язын Германиядә каршылаган өлкән сержант Хәбибрахман Кәримов турында
-
Халыкара акция «Хәтер бакчасы»
Иске Икшермә авыл җирлегендә кадет мәктәбе белән берлектә «Хәтер бакчасы» дигән халыкара акция оештырылды.
-
Мәктәп укучыларына аттестат бирү шартлары билгеләнде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга шартлар гадиләштерелде.
-
«Георгий тасмасы» акциясендә катнашу
"Георгий тасмасы" акциясе кысаларында Югары Симет һәм Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләренә Георгий тасмалары бәйләделәр һәм каберлекләрне тәртипкә китерделәр.
-
Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Хәзер Covid-19 пандемиясе чорында аларга аеруча зур хезмәт йөкләнә.
-
Мөфти катнашындагы Ураза гаетенең кайда узачагы билгеле булды
Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 13 майда билгеләп үтәчәк. Пәнҗешәмбе көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң ату белән Коръән укудан башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазын кояш чыгып 30 минут узгач башларга тәкъдим ителә, ә республика шәһәрләрендә гает вәгазьләре иртәнге сәг 6.00-дә башланып китәчәк.
-
"Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате
Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашлар Нурмый абый Хафизов һәм Ганиев Альберт белән "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Авария һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә йөзләгән мең янгын сүндерүче, ГО гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре, ГО хәрбиләштерелмәгән формированиеләре белгечләре, галимнәр,министрлык һәм ведомосте белгечләре катнашты.
-
“Бөек Тукаебыз – халкыбыз горурлыгы!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә
Апрель ае – Тукай ае, шигърият ае! Һәр ел саен бу айда зурлап Тукай бәйрәмнәре үткәрәбез. Габдулла Тукайның шигырьләре , әкиятләре кечкенәдән тырыш булырга, белем алырга, эш сөяргә өнди, җанны җылыта, күңелне күтәрә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Шушы уңайдан Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Бөек Тукаебыз – халкыбыз горурлыгы!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар Г.Тукай шигырьләрен, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны, биюләрне башкардылар.
-
”Игенче” җәмгыятендә хезмәтне саклау чаралары
Бөтендөнья хезмәт оешмасы (МОТ) эш урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, 28 апрель көнне Бөтендөнья Хезмәтне саклау көне дип игълан итте.
-
Бекмамбетов «Девятаев» фильмын төзүдә ярдәм иткән өчен Татарстанга рәхмәт белдерде
Кинорежиссер Тимур Бекмамбетов Татарстан Республикасына һәм аның вәкилләренә «Девятаев» хәрби фильмын төзүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Казанда Россия кинотасмасын күрсәтүгә багышланган матбугат конференциясе узды.
-
В Россельхозцентре Татарстана выявили фальсификацию документов на семена
Качество протравливания семенного материала вызывает опасения у специалистов татарстанского филиала «Россельхозцентра».
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактические учения в Свердловской области
АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение (ПТУ) совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Свердловской области МЧС России.
-
"Минем шәҗәрәм" конкурсының муниципаль туры җиңүчеләре билгеле булды
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елдан башлап үткәрелүче әлеге конкурсның төп максаты - нәсел традицияләрен саклап калу, буыннар бәйләнешен ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихына карата кызыксынуны үстерү, шулай ук укучыларның архив материаллары белән эшләүгә, тарихны һәм туган якны өйрәнү буенча әдәбият укуга җәлеп итү.