Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңү язын Германиядә каршылаган

Язма Җиңү язын Германиядә каршылаган өлкән сержант Хәбибрахман Кәримов турында

Минем әтием Хәбибрахман Кәлимулла улы Кәримов 1921 елның 30 апрелендә Байлар Сабасы уртасындагы йортта туа (хәзерге Саклык банкы күршесе). Ул вакыттагы замана авырлыклары, билгеле, бәләкәй Хәбибрахманның да җилкәсенә төшә – 9 яшьтә әнисе вафат булып, берсеннән-берсе кечкенә энеләре Зиннәтулла, Габделбәр, Габделкотдус белән тормыш йөген тартырга туры килә. Саба мәктәбенең 7 классын тәмамлагач, 14 яшендә киномеханик булып урнаша һәм Теләчегә йөреп кино күрсәтә башлый. 1940 елны аны Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алалар. Бөек Ватан сугышын Тула шәһәренең корал заводын саклаганда каршылый.

Ни кызганыч, ул чор вакыйгаларын үзе җәелеп сөйләмәде. Бары тик Мәскәү оборонасы вакытындагы корал җитмәве, ачлык үзәккә үтүен әйткәне хәтердә. Висла елгасын кичкәндә, Кенигсбергны алганда авыр булды дигән сүзләре генә истә калган. Өлкән сержант Х.Кәримов Җиңү язын Германиядә каршылый. Сугыш бетеп орден-медальларын тагып Сабага кайтуга, янә хәрби хезмәтне Польшада дәвам итәргә приказ килә. 1948 елны демобилизацияләнә.

Туган ягына кайткач, Кукмарадан кү­чеп килгән Рауза Әхтәм кызы белән гаилә кора. Әниебез гомер буе СССР Дәүләт Банкының Саба бүлекчәсендә өлкән икътисадчы булып җаваплы хезмәт алып барды. Кәримовлар гаилә­сендә 5 бала – Камил, Рәшит, Рә­шидә, Әнисә, Рәйсә туа. Камил абыебыз 12 яшендә мәрхүм була. Калганнарыбыз Сабада үз гаиләләребез белән яшибез.

Әтиебез янгын сүндерү часте, яшелчә киптерү заводы, типография, инкубатор-кошчылык оешмаларында җитәкче булып эшләде. Үзенә дә, кешеләргә дә таләпчән булды. Туры сүзле, гадел, дәүләтчән эш алып барды. Намуслы, чиста күңелле кеше иде. Күп җәмәгать эшләре башкарырга язды аңа – 30 елдан артык район суды халык утырышчысы, район халык исәбен алу комиссиясе рәисе, ата-аналар комитеты җитәкчесе һ.б.

Язмамда әтинең яраткан бер шөгы­ленә игътибар итәсем килә. Ул гомер буе техникага бирелгән ир – хуҗалыкта мотоцикл, машина тотты. Әмма аннан да яраткан мәшгуле фотография иде. Фотога төшерү белән яшь Хәбибрахман үткән гасырның 50нче еллар башында мавыга башлый һәм гомеренең ахырына кадәр ташламый. Менә аның исәпсез фотокарточкаларын барлап утырам. Чынбарлыкта бу бит район, республика, ил тарихы. Гади кешеләр, авыллар, урамнар, табигать... Менә 60нчы елларда Саба мәктәбендә төшкән фронтовик генерал Гани Сафиуллин, якташыбыз Советлар Союзы Герое Вәлит Хаҗиев. Әнә элекке мәдәният йорты мөнбәреннән ле­­гендар мордва егете Михаил Девятаев сөйли. Дөньяда күренмәгән батырлык эшли бит – немец әсирлегендә иптәшләре белән самолетны кулга төшереп, үзебезнекеләр ягына оча.

 

Тагын бер гаилә фотосы. 1963 елның җәе. Казаннан якын туганнарыбыз кайтты. Алар белән Мәскәү кунагы – пәһлеван гәү­дәле, аз сүзле абый. Күптән түгел генә белдем – Сабада туып-үскән атаклы партизан-разведчик Фә­рид Фазлиәхмәтов булган.

                                                                                         Фә­рид Фазлиәхмәтов фотода  сулда  (утырган)

Диверсион группа җитәкчесе буларак, дошман тылына үтеп кереп, бихисап күп махсус заданиелар үти. Каһарман якташыбызның тормышын җентекләбрәк укыйсы бар икән. 1988 елда Мәскәүдә “Дерзость” дигән документаль китабы да чыккан.

Менә тагын бер истәлек. 1950 елларда төшкән фотосурәт, әти белән туганнан туган абыйсы Мәхмүт Мөбарәкша улы Зарипов (Сабаның тагын бер күренекле кешесе – физика-математика фәннәре докторы, профессор һ.б.). Мәхмүт абый белән әти сугыш чорында да хат алышып торалар. Репрессия шаукымына эләгеп, яшь галимне Себер лагерьларына сөрәләр. Дөрес, илгә хәрби комплексны ашыгыч күтәрергә кирәк булгач, Мәскәүгә, Берия лабораториясенә чакыртып алалар. Хәер, анысы икенче зур тема. Аерым китап язарлык.

                      Х. Кәримов Эзмә  сигезьеллык мәктәбе  укучылары  язучы Нәби Дәњли белән очрашкан вакытны төшереп  алган.

 

Җөпләп әйтүем шул гына, Саба җирлегеннән нинди зур шәхесләр чыккан – аларны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Монда искә алган кешеләр, миллионнарча совет халкы белән берлектә, фашистик Германияне тар-мар итүгә барлык көчләрен биреп, Җиңү көнен якынайттылар. Хәзерге буын аларны белергә һәм онытмаска тиеш.

Әти кая барса да, үзе белән фотоаппаратын калдырмады. Аннары төннәр буе караңгы бүлмәдә шул төшергәннәрен сурәткә әверелдерә иде. 1950-1980 елларда “Саба таңнары” (“Колхоз байрагы”, “Җиңү байрагы”) район газетасы белән даими элемтәдә булып, һәр санда диярлек үзенең хезмәтләрен чыгарды. Штаттан тыш фотохәбәрче буларак, район тормышын халыкка җиткереп торды. Еш кына язучы, җаваплы сәркатип Газиз Нәбиуллин белән әдәбият, поэзия, газета темаларына гәпләшеп утырганнары истә. Газетаның Мактау китабына кертелде. Ул 68 яшендә бакый дөньяга мәңгелеккә китте.

Быел, апрель аенда, сөекле әтие­без, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәбиб­рахман Кәлимулла улы Кәримовка 100 яшь булыр иде. Шушы хатирә-язма аның рухына дога булып барып ирешсен.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев