28 май 2013 яңалыклары
-
Саба Сабантуенда спиртлы эчемлекләр сату тыелачак
Саба муниципаль районы башлыгы милли бәйрәм Сабантуй һәм халык хуҗалыгын алдынгылары слетын уздыру турында карар кабул итте. Сабантуйлары Сабада - 8 июньдә, авыл җирлекләрендә 9 июньдә үткәреләчәк. Башка еллардан аермалы буларак, быел район башлыгы карары нигезендә Сабантуйларында сыра һәм алкогольле эчемлекләр сату тыела.
-
Сабада бер бәндә ришвәт биргәндә тоткарланды
Район прокуратурасы шушы көннәрдә судта 25 яшьлек Казан кешесе Линар Ибраһимовка карата кузгатылган җинаять эшен карауда дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Ул коррупциянең бер чагылышы булган җинаятьне эшләүдә гаепләнгән иде. Тикшерү күрсәткәнчә, Л.Ибраһимов 2013 елның 11 февралендә, административ җаваплылыктан җиңел генә котылу нияте белән, ЮХИДИнең район бүлекчәсе бинасында транспорт чараларын дәүләт...
-
Завод-Нырты мәктәбе укучысы Илүсә Арикеева "Алтын каләм" җиңүчесе
14-18 май көннәрендә "Идел" яшьләр үзәгендә "Алтын каләм-Золотое перо- 2013" ХVIII Республика фестивале үтте. Яшь каләмчеләр бәйгесендә районыбызның Завод-Нырты мәктәбенең XI сыйныф укучысы Илүсә Арикеева, Саба гимназиясенең XI сыйныф укучысы Манижа Камолова, Сатыш мәктәбенең X сыйныф укучысы Альмира Дәүләтова катнашты. Күп көч, тырышлык таләп иткән әлеге бәйгедән алар уңышлар белән...
-
Сабада барлык ТВ-тапшырулар трансляцияләү туктатылып торачак
Шәмәрдән радиотелевидение үзәгендә график нигезендә планлы ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 27, 28, 29, 30 май көннәрендә иртәнге 8дән кичке 16 сәгатькә кадәр барлык телерадиокомпанияләрнең тапшыруларын трансляцияләү туктатылып торачак.
-
Бүген аның туган көне иде...
Явыз, мәрхәмәтсез үлемнең арабыздан якын дустыбыз, классташыбыз Равия Ибраһим кызы Юнысованы алып китүенә дә менә инде бер ел була. Исән булса, бүгенге көннәрдә аңа 60 яшь тулган булыр иде... Равиябез арабызда иң җор һәм киң күңелле, уенчак, үпкәли белми торган, шул ук вакытта барыбызга да игътибарлы, ярдәмчел, кирәк вакытта күңелне...