Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада бер бәндә ришвәт биргәндә тоткарланды

Район прокуратурасы шушы көннәрдә судта 25 яшьлек Казан кешесе Линар Ибраһимовка карата кузгатылган җинаять эшен карауда дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Ул коррупциянең бер чагылышы булган җинаятьне эшләүдә гаепләнгән иде. Тикшерү күрсәткәнчә, Л.Ибраһимов 2013 елның 11 февра­лендә, административ җаваплылыктан җиңел генә котылу нияте белән, ЮХИДИнең район бүлекчәсе бинасында транспорт чараларын дәүләт...

Район прокуратурасы шушы көннәрдә судта 25 яшьлек Казан кешесе Линар Ибраһимовка карата кузгатылган җинаять эшен карауда дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Ул коррупциянең бер чагылышы булган җинаятьне эшләүдә гаепләнгән иде.

Тикшерү күрсәткәнчә, Л.Ибраһимов 2013 елның 11 февра­лендә, административ җаваплылыктан җиңел генә котылу нияте белән, ЮХИДИнең район бүлекчәсе бинасында транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу инспекторына 5 мең сум ришвәт тәкъдим итә. Әмма нияте барып чыкмый. Л.Ибраһимовның ришвәтне тапшыру вакыты алдан контрольгә алына. Нәтиҗәдә аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре тоткарлый. Шулай итеп, ришвәтче җинаятен үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына ахырынача җиткерми кала.

Линар Ибраһимов үзенә белдерелгән гаепне тулысынча таныды. Аның эше, махсус суд тикшерүе үткәрмичә генә, аерым тәртиптә каралды. Суд җинаятьчене 60 мең сум штрафка тарту турында хөкем карары чыгарды. Карар шушы көннәрдә законлы көченә керде.

Энҗе Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев