28 июнь 2021 яңалыклары
-
Иштуганда яшәүче Иванова Мария Денисовнага - 95 яшь
27нче июнь көнне Иштуган бистәсендә яшәүче тыл ветераны Иванова Мария Денисовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны истәлекле дата белән Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М., Иштуган урта мәктәбе директоры Макаров А.В. котладылар. Мария апага чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек теләделәр, шулай ук муниципаль район башлыгы Р.Н. Миңнеханов исеменнән, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
29 июньгә һава торышы
29 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен, боз булуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +19..+24˚, көндез +32..+37˚ градус эссе.
-
Сәләт Саба аланы сменасының ачылышы
Укуда, иҗатта, спортта иң алдынгы талантлы балаларны җыйган Сәләт Саба аланы сменасының бүген ачылышы булды. Ачылышта район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов катнашып, үзенең иң матур теләкләрен җиткерде.
-
Зилә Батыршина - дөнья Кубогы җиңүчесе!
"Сабантуй" спорт мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина Хорватиядә узган түгәрәк стендта дөнья Кубогы җиңүчесе булды һәм үзенә Токиода узачак Олимпия уеннарына юллама алды. Зилә квалификациядә мөмкин булган 125 мишеньнең 117сенә тидереп, финалда Чили кызы Франциски Кроветто Чадидны (56-53) отты.
-
2-3 июльдә Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак
Үзенең 10 еллык тарихы дәверендә Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстан җирендә тәүге тапкыр оештырыла.
-
Капка янында кич утыру
Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә, Яңа Мичән авылы халкы өчен «Капка янында» дип исемләнгән кич утыру оештырдылар.Чарада катнашучылар кич белән капка янында күңелле аралашу өчен җыелдылар. Мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә.
-
Арча мөхтәсибәте мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәрде
Зөлкагъдә аеның 17 көнендә (27 июньдә), Яшьләр көне уңаеннан, Арча мөхтәсибәте ир-атлар арасында мини-футбол буенча республикакүләм турнир үткәрде. Быел дүртенче тапкыр Арчаның “Көнчыгыш” мәчете кубогына үткәрелүче ярышның төп максатлары булып: дин кардәшләребезне физик культура һәм спортка җәлеп итү, мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту тора. Ярышта: Арча, Казан, Мөслим, Түбән Кама,Базарлы Матак, Теләче, Кукмара, Саба, Болгар Академиясы, Әлмәт, Явлаштау авылы, командалары катнашты.
-
Кичке уеннар
Сатыш һәм Юлбат авыллары мәдәният йортлары, Сатыш авылы музей-мәдрәсәсе, Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре яшьләр көненә багышланган "Кичке уен" оештырдылар. Яшьләр "Биш парлы", "Йөзек салыш", "Наз" кебек милли уеннар уйнадылар, учак тирәсендә гармунга һәм гитарага кушылып халык һәм заманча эстрада җырлары җырладылар.
-
Казан автобусында пассажирлар сугышканын видеога төшергәннәр
Исерек ир-атлар компаниясе автобусның берничә тәрәзәсен ваткан.
-
Укучыларның районкүләм чыгарылыш кичәсе
25нче июнь көнне мәктәп тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте. Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
-
Казан Сабантуенда райондашлар да катнашты
26 июнь көнне Казанда гөрләп Сабантуй узды. Милли бәйрәмдә райондашларыбыз да катнашты - алар шәһәр халкын үзләренең җыр-биюләре белән сөендерде.
-
Саба гимназиясе укучылары вакытлыча хезмәттә
Саба гимназиясендә укучыларны вакытлыча хезмәткә урнаштыру эше быел да уңай оештырылган - бу җәйдә гимназиянең 218 укучысы эш белән тәэмин ителгән. Укучылар тәҗрибә туплый, акча эшли, мөстәкыйльлеккә өйрәнә, төрле һөнәрләр белән таныша.
-
«Асылташ» бию коллективы Миңгәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясады
26нчы июнь көнне Миңгәр авылында көрәш ярышы буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды. 25тән артык илдән 200дән артык спортчы ир-атлар арасында 11 авырлык категориясендә һәм егетләр арасында 9 авырлык категориясендә дөнья чемпионы исеме өчен көрәште. Ябылу тантанасында Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Асылташ" бию коллективы (җит.Гарипова Г.М.) «Эх,Зәлилә!» биюе белән чыгыш ясады.
-
Синоптиклар июльдәге һава торышы турында сөйләде
Июль башында Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак.
-
Тенеки авылында яңгыр сорау намазы укылды
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Яңгыр теләү йоласы да, кайбер район-авылларда бөтенләе белән югалып бетсә дә, кайбер җирлекләрдә хәзерге көнгә кадәр сакланып калган һәм бик матур йола буларак үткәрелә.