Казан автобусында пассажирлар сугышканын видеога төшергәннәр
Хәвеф-хәтәр

Казан автобусында пассажирлар сугышканын видеога төшергәннәр

Исерек ир-атлар компаниясе автобусның берничә тәрәзәсен ваткан.

Казан автобусында берничә пассажирның сугышуын төшергән видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде. 

Шаһитлар сүзләренчә, 46нчы маршрут автобусына исерек ир-атлар компаниясе кергән. Алар башка пассажирлар белән бәхәсләшкән, шуннан соң сугыша башлаганнар.

Сугышучыларны тукталышта төшереп калдырганнар. Әмма алар ачуланып, ташлар бәреп, автобусның берничә тәрәзәсен ваткан. 

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев