28 август 2020 яңалыклары
-
«Игенче» хуҗалыгында көзге арыш чәчү
Эзмә авыл җирлегенә кергән «Игенче» җәмгыятенең Эзмә бүлекчәсе басуларында көзге арыш культурасын чәчү башланды. Мирзагалләмов Рамиль Тимербай улы яңа 2020 елда алынган Кировец К-742 тракторында «Salford 522» чәчкече белән 345 гектарда көзге арыш чәчте.
-
Татарстан мөфтие Гашүрә көнне ураза тотарга чакырды
Бүген кояш офык артына күмелгәннән соң ахшам намазына азан әйтелү белән Гашүрә көне башлана.
-
«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады
Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
-
Гармунчылар флешмобы Казанда «Уйна, гармун!» республика бәйрәме кысаларында узачак
30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» XXV Республика халык иҗаты бәйрәме старт ала. «Уйна, гармун!», ул Татарстан Республикасы көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак.
-
Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтләнде
Узган сишәмбедә Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде. Ел саен Республика көне алдыннан була торган хөрмәтләүдә быел безнең районнан Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлнур һәм Фәннур Галимовлар гаиләсе катнашты.