Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның иң яхшы гаиләләре хөрмәтләнде

Узган сишәмбедә Казан Кремлендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде. Ел саен Республика көне алдыннан була торган хөрмәтләүдә быел безнең районнан Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлнур һәм Фәннур Галимовлар гаиләсе катнашты.

undefinedРайоныбызда Галимовлар­ның абруе зур. Фәннур Әхсән улы - укытучылар династиясен дәвам итүче, бөтен хезмәт юлын мәгариф эшенә багышлаган педагог. Әнисе Клара Самат кызы ягыннан әби-бабасы, әти-әнисе дә мөгаллимнәр булганнар. Династиянең гомуми педагоглык стажы - 178 ел. Җәмәгате Гөлнур ханым озак еллар район кулланучылар җәмгыяте кибетләрендә сатучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм зат. Алар 5 балага гомер биргәннәр, күптән түгел генә энҗе туйларын билгеләп үткәннәр. Галимовларның уллары да­ әти-әниләре һөнәрен сай­­лаганнар: Рүзәл бүген­ге көндә Арча педагогия көллиятендә укыта, иге­зәкләр Илназ белән Нияз шул уку йортын тәмамлап, инде армия хезмәтен дә үтәп кайтканнар. Олы кызлары Гүзәл хезмәт урынын Казанда сайласа, төп­чекләре Гөльяз әлегә мәктәптә белем ала. “Галимовлар -бар яктан да үрнәк гаилә. Алар элек-электән районыбызда үткәрелгән мәдәни һәм спорт чараларында актив­ катнашулары белән аеры­лып торды, балалар да әти-әниләре үрнәгендә тәр­бияле, тырыш булып үстеләр, мәк­тәптә яхшы укы­­дылар, күптапкырлар фән олимпиадалары җи­ңү­челәре буларак та тәб­рикләнделәр. Аларга алга таба да уңышлар телибез“, -диде загс бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова Гали­мовларны тантанага озатканда. “Безне хөр­­­мәт­ләп, бу бәйрәмгә тәкъ­дим иткәннәре өчен Олы Шыңар авыл җирлеге һәм район җитәкчелегенә рәх­мәт. Бик тәэсирле, матур оч­рашу булды”, - дип уртаклашты соңыннан Фәннур әфәнде. Республикабызның иң яхшы гаиләләрен хөр­мәтләү (быел ул ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланды) Президентыбыз белән бергәләп фотога төшү белән төгәлләнде.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/novosti/rstm-minekhanov-kremld-tatarstanny-i-yakhshy-gaillren-kabul-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев