29 апрель 2021 яңалыклары
-
“Балакаем, йөрәк маем” концерты
Бүген, 29 апрель көнне, район мәдәният йортында “Шоколад” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм эшләүчеләр “Балакаем, йөрәк маем” концертын куйдылар.
-
"Иң яхшы мәктәп Думасы – 2021" конкурсы финалы
Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган, «Иң яхшы мәктәп Думасы» район конкурсының III нче туры үтте. Моңа кадәр 2 туры үтеп, йомгаклау туры «Күңелле стартлар» уены белән тәмамланды. Анда Саба гимназиясе, Лесхоз, Явлаштау урта мәктәпләре, Икшермә кадет мәктәбе, Юлбат һәм Шекше төп мәктәпләре командалары катнашты.
-
Татарстанда ял көннәрендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Иртәгә көндез +12, +17 градуска кадәр җылы була.
-
“Георгий тасмасы” акциясе
Яшьләрне патриотик тәрбияләү максатыннан, Саба районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган “Георгий тасмасы” акциясе дәвам итә. Бүген, 29 апрельдә, акция Шәмәрдәннең үзәк мәйданында узды. Яшь Гвардия активистлары 100дән артык георгий тасмасы таратты.
-
30 апрельгә һава торышы
30 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -2.. 3°, көндез 12.. 17° градус.
-
Казанда гаилә командалары арасында ГТО фестивале тәмамланды
28 апрель көнне Казанның «Хезмәт резервлары» стадионында гаилә командалары арасында ГТО ВФСК фестиваленең икенче (региональ) этабы узды. Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 6 команда катнашты. Саба районы командасын Байлар Сабасыннан Миннегуловлар гаиләсе тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре: 1 урын - Түбән Кама; 2 урын - Саба районы; 3 урын - Спас районы.
-
«Җиңү диктанты» яздылар
Бүген Саба гимназиясенең X, XI сыйныф укучылары һәм укытучылары «Тарихи истәлек» Бөтенроссия проекты кысаларында «Җиңү диктанты» акциясенә кушылдылар. Акцияне ачу тантанасында район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов катнашып, укучыларга әлеге чараның әһәмияте, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдәге роле турында сөйләде. Бөек Ватан сугышына багышланган 25 сораудан торган тестны башкарырга 45 минут вакыт бирелгән иде.
-
Саба муниципаль районының «Тимерхан» хоккей командасы бердәм хоккей лигасының чемпионнары
27 апрелендә Питрәчнең «Питрәч-Арена» боз сараенда Бердәм Хоккей Лигасы финалында «Питрәч» һәм «Тимерхан» командалары очрашты.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял сәгатьләрендә куңелле чара
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Раиля Закирова, ял сәгатьләрендә социаль хезмәт алучы өлкәннәребез белән “Ретро кич” дип исемләнгән күңелле чарасы үткәрде . Өлкәннәребез барысы да уеннарда, ретро җыр-биюләрдә актив катнаштылар, яхшы кәеф һәм уңай энергия тупладылар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #21/ "Ё" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело конкурс для работников в рамках Дня безопасности труда
АО «Транснефть – Прикамье» провело тематический конкурс в рамках Дня безопасности труда на площадке Канашского транспортно-энергетическом техникума (КанТЭТ), базового центра подготовки и переподготовки работников нефтепроводной отрасли.
-
Саба җәмигъ мәчетендә имамнар киңәшмәсе узды
Бүген Саба җәмигъ мәчетендә узган имамнар киңәшмәсендә район мөхтәсибе итеп кабаттан Айнур хәзрәт Әхмәтов сайланды. Киңәшмәдә Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.
-
«Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында Саба районы яшьләр форумы узды
Форум яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларыннан берсе булып тора.
-
Рөстәм Миңнеханов март-апрель айларында ил губернаторлары рейтингында 1нче баскычта урнашты
Тикшеренү 2021 елның март-апрель айларын колачлый, ул экспертлар үткәргән сораштыру нигезендә төзелгән.
-
«Татмедиа»да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп йөрәк сурәте кабынды
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне Россиядә рәсми рәвештә 2020 елда расланды.