29 апрель 2021 яңалыклары
-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел Актанышта узачак
Район җитәкчесе Актанышның тарихи бурычы турында әйтте.
-
Чик буе хезмәте органнары контрактчылар чакыра
Контракт буенча чик буе органнарына хәрби хезмәткә чакыру игълан ителде. Югары хезмәт хакы, тотрыклылык, социаль гарантияләр. Кандидатларга таләпләр: РФ гражданлыгы, хәрби хезмәт үткән булуы, яше 35тән артмаган булуы шарт. Телефон номеры: 231-49-58.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
29 апрельдә Юстиция министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн чара үткәрә. Чара 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында узачак. Тулырак мәгълүматны түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» телефоны буенча белергә мөмкин: (843) 222-60-60.
-
“Хезмәтемнең татлы җимеше!" дип исемләнгән тематик кичә
27нче апрель көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Керәнне авыл клубы, китапханә белән берлектә, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен “Хезмәтемнең татлы җимеше" дип исемләнгән портрет - кичә үткәрделәр. Алар шатлык белән хезмәттәшләреннән котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул иттеләр. Концерт программасы музыкаль номерлардан, нәфис сүздән һәм төрле жанрдагы җырлардан торды. Һәр башкарылган номер тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.