30 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“ХӘМДИБЛОГ”НЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАРМЫ?
Репертуарында 1000нән артык җыры (аның 200е – халык җырлары) булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар тамашачысын бүгенчәгә шаккатырып килә: әле күптән түгел генә “ХәмдүНюша” булып “ХәмдиБлог” төшерүдә катнашкан иде. Соңгы арада блогның яңа чыгарылышлары күренми, кыска вакытлы гына проект булды микән ни?
-
Ябынчы: җаны бар, кешесе юк…
Рәсми мәгълүматлар буенча Русиядә дүрт меңнән артык татар авылы бар икән. Азмы бу, күпме – анысын төгәл әйтеп булмый. Шунысы хак, бүгенге көнгә кадәр нәкъ менә авыллар татарны татар итеп саклауда төп рольне уйнаган фактор булды.
-
Казандагы төнге авариядә биш кеше зыян күргән, берсе һәлак булган
Ямашев проспекты һәм Мусин урамы чатында «Жигули» һәм «Киа» автомобильләре бәрелешкән.
-
“Л.Н. Толстойны балалар бакчасында укыйбыз”
27 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче “Ромашка” балалар бакчасында “Л.Н. Толстойны балалар бакчасында укыйбыз” дигән балалар иртәсе үткәрде. Язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды. Балалар Л.Н. Толстойның “Песи баласы” дигән әсәре белән таныштылар. Юлбат авыл җирлеге.
-
Айрат һәм Радик Шәймиевләр АКШның кара исемлегенә керде
Айрат һәм Радик Шәймиевләр Россиянең иң бай 200 эшкуары арасына керә.
-
ТАТАРЧА «COUTR-STRIKE»
«Counter-Strike» уенын татарча уйнаганың бармы? Юк икән, син бу хатаны хәзер үк төзәтә аласың. Чөнки аеруча малайлар яраткан әлеге уенны үзебезнең туган телдә дә уйнап була икән бит. Моны тормышка ашыру эшен үз җилкәсенә Казанның 2нче лицей-интернаты укучылары алган. Нәкъ менә алар уендагы сүзләрне, менюның кайбер өлешләрен татарчага тәрҗемә иткән дә инде!
-
Айгөл Бариева — Мексикадан, Зәмирә Рәҗәпова Дубайдан сәлам юллый [фото]
Татарстанда зәмһәрир суыклар, ә кемнәрдер җылы якларда ял итә. Берничә татар эстрадасы вәкилләре генә дә кышны җәйгә алмаштырып, чит илләргә киткән.
-
Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы буенча 900 объект җайлаштырылган
2018 елда 25 объектта физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлыклар тудырылачак.
-
Итле өй пиццасы
Рецепт.
-
40 градус суыкта бәкегә сикергән бабай Интернетчыларда чак инфаркт ясамады (ВИДЕО)
Бу видео турында бүген олысы-кечесе бәхәсләшә. YouTube йолдызының исеме Федор бабай, ә вакыйга Казахстанда булган дип хәбәр итә ren.tv. Шаккаткыч видеоны караганда күлнең тирәнлеге 20 метр, ә тышта минус 40С° икәнен дә онытмагыз:
-
"Яшь вәгазьче" җиңүчесе – Сабадан
Казанның Нагорный бистәсендә урнашкан “Иман нуры” мәчетендә оештырылган “Яшь вәгазьче” III республикакүләм дини конкурсында катнашкан Альмир Исмәгыйлов (Саба) 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь кызлар һәм егетләр арасында "Яшь вәгазьче" бәйгесендә I урынны алды.
-
БДИ ТАПШЫРУЧЫЛАР НИНДИ БУЛА?
Өстәлдәге китаплар өеме, репетиторларга йөрү, төнгә кадәр укып утыру… Болар барысы да 11нче сыйныф укучысының тормыш рәвешен аңлатып биргән сыйфатлар. БДИ тапшыручылар арасында да төрлесе була бит! Әйдә, синең кайсы төркемгә кергәнеңне ачыклап карыйк!
-
Татар яшьләре Уфада кунак булды
26-28нче гыйнвар көннәрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Уфага барып кайттылар. Бу көннәр дәвамында татар яшьләре активы, журналистлар, "Нур" театры һәм БДПУ, БДУ җитәкчелеге белән күрештеләр. Киләчәк планнар, проектлар һәм чаралар турында сөйләнде.
-
“Кызыл таң” шәхесләре” белән танышыгыз!
«Кызыл таң»ның күренекле журналистлары турында “Кызыл таң” шәхесләре” дигән китап дөнья күрде. Ул гәзитнең 100 еллык юбилее уңаеннан басылды. Авторы – Фәрит Фаткуллин.
-
Сөт җитештерүдә алдынгы районнар - Кукмара, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба..
Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары күрсәткечләре узган елга караганда ким.