30 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татар теле укытучыларын «Сәлам» УМКсы буенча укытырга өйрәтәчәкләр
ТР Мәгарифне үстерү институты февральдә татар теле укытучылары өчен махсус вебинар оештыра. Чара кысаларында тел белгечләре укытучыларны дәрестә «Сәлам» укыту-методик комплексын кулланырга өйрәтәчәк. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Дилә Нигъмәтуллина: Студент идем әле, «Барс» үзәге җитәкчелеге кулыма контракт тоттырды...
Яңа исем һәрчак тансык. Каләм халкы аны бик тиз эләктереп ала. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән дә элегрәк шулай булды: аның турында язмаган матбугат чарасы калмады диярлек.
-
ҖЧ "Саба" Җәмгыятенең Кибәче бригадасы отчет җыелышы
29 январь көнне ҖЧ "Саба" Җәмгыятенең Кибәче бригадасы отчет җыелышы булды. Җыелышта барлык белгечләр чыгыш ясады. Филиал директоры Ф.К. Сәүбәнов юбилярларны котлап, грамоталар тапшырды.
-
Казаннан Кытайга баручы беренче тизйөрешле поездда Кукмара савыт-сабасын җибәргәннәр
Казаннан Кытайга тизйөрешле контейнерлы поезд йөри башлаган.
-
Яңага сүз әйтмәгез
Татарстанда банк хезмәткәрләре белән кассирларны 200 һәм 2 000 сумлык яңа акчалар белән эшләргә өйрәтәчәкләр. Татарстан Милли банкы алар өчен махсус дәресләр оештыра башлаган. Биредә белгечләр иң беренче чиратта чын акчаны ялганыннан аерырга өйрәнәчәк.
-
Тавык һәм пекин кәбестәсеннән салат
Рецепт.
-
Рәхимә Арсланова: «Балалар өчен татарча китап таба алмагач, үзем шигырь язарга булдым…»
Иҗат белән шөгыльләнү өчен тынычлык, үз-үзең белән калу, уйларыңа бирелеп язу кирәк,-дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, чыннан да, ниндидер фикерне кәгазьгә төшерер алдыннан, ул синең башта йөри, аны кат-кат уйлыйсың, әле язгач та кире төзәтәсең…
-
Синоптиклар Татарстан халкын көчле җил турында кисәтә
Республикада урыны белән күз күреме 1–2 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 15—18 метрга кадәр өермәле көчле җил һәм буран көтелә.
-
Миләүшә Сибгатуллина: “Улыбыз бер атна мәктәпкә бармыйча өйдә ятты, каршы килмәдем”
“ТНВ” каналында “Манзара” тапшыруын алып барган (хәзер баш мөхәррире – авт.) Миләүшә Сибгатуллинаның ике улы үсә. Кәрим – 6нчы, Хәким – 2нче сыйныфта укый.
-
Гараев Ильнур Габделбар улы истәлегенә воллейбол ярышы
2018 елның 27 гыйнварында Тимершык авыл җирлегеннән җыелган командалар арасында Гараев Ильнур Габделбар улы истәлегенә воллейбол ярышы оештырылды.
-
“Гаилә” мәчетендә бәхетле гаилә төзү серләренә өйрәтәләр
Мөселман гаиләсендә ир-ат һәм хатын-кызның рольләре хакында 31 гыйнварда фикер алышу булачак.
-
БДИ, ТДИга әзерләнү өчен ТОП-5 онлайн чыганак
Имтиханнарга төрлечә әзерләнеп була. ИТ-технологияләр алга киткән чорда биремнәрне дәреслек буенча гына түгел, ә интернетта да чишеп була. Әйтергә кирәк, болай уку күңеллерәк тә, төрлечә әзерләнү ялыктырмый да. Имтиханнарга әзерләнергә кирәк булмаса да, үзегез өчен әлеге биремнәре чишеп карасагыз була.
-
Татарстанның элеккеге транспорт министры Швецов сак астында хастаханәдә ята
Кичә Владимир Швецовны җинаять эше буенча тоткарлау турындагы мәгълүмат дөнья күрде.
-
Рәүф Фәсхетдинов: «Киров өлкәсендә татар телен кыерсытмыйлар»
Нократ Аланы шәһәрендә бер мәктәптә татар телен 93 бала өйрәнә, шуларның 30ы рус милләтенннән икән. Бу турында «Дөнья» студиясендә Киров өлкәсе татарлары җитәкчеләренең берсе Рәүф Фәсхетдинов сөйләде.
-
Авиамодельләштерү юнәлешендәге республика укулары үтте
29 нчы гыйнвар көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында авиамодельләштерү юнәлешендәге укулар үткәрелде. Әлеге укуларда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Арча, Балтач, Минзәлә, Менделеевск, Саба районнарыннан укытучылар катнашты.