Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Гаилә” мәчетендә бәхетле гаилә төзү серләренә өйрәтәләр

Мөселман гаиләсендә ир-ат һәм хатын-кызның рольләре хакында 31 гыйнварда фикер алышу булачак.

31 гыйнвар көнне 18:30 сәгатьтә Казанның “Гаилә” мәчетендә түгәрәк өстәл узачак. “Мөселман гаиләсендә ир-ат һәм хатын-кыз. Рольләр алмашу?” дигән темага багышланган чарада дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә “Гаилә” мәчетенең матбугат үзәгеннән Илмир Хәбибуллин хәбәр итә.

“Гаилә” мәчетендә “Адәм белән Һава” гаилә төзү һәм саклау үзәге эшләп килә, - ди Илмир Хәбибуллин. - 31 гыйнварда узачак чарада ир-ат белән хатын-кызның гаиләдәге вазыйфалары турында фикер алышачаклар. Ир балалар һәм кызлар үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Чараның кунагы Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да булачак”.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләп узганча: “Гаиләне төзү генә җитми, аны саклап тору өчен көн дә үз өлешеңне кертеп тору кирәк”. Гаилә проблемаларына багышланган шушындый түгәрәк өстәлләр циклын башлап җибәрүдә шул максатны күз алдында тота. Фикер алышуның беренчесе ир-ат һәм хатын-кызның гаиләдәге роле мәсьәләсенә кагылачак.

“Гаилә” мәчете каршындагы “Адәм белән Һава” гаилә төзү һәм саклау үзәге бишенче ел эшли. 2017 елның ахырыннан бу юнәлешне Алсу ханым Шакири җитәкли. Үзәк кысаларында гаилә проблемалары буенча консультацияләр үткәрелә, төрле чаралар оештырыла һәм таныштыру хезмәте күрсәтелә. Яңа 2018 елның беренче нәтиҗәләре дә бар. Үзәк эшчәнлеге җанландырып җибәрелүгә ике ай дигәндә “Адәм белән Һава” аркылы танышкан беренче парга гыйнварда никах укылды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев