Яңага сүз әйтмәгез
Татарстанда банк хезмәткәрләре белән кассирларны 200 һәм 2 000 сумлык яңа акчалар белән эшләргә өйрәтәчәкләр. Татарстан Милли банкы алар өчен махсус дәресләр оештыра башлаган. Биредә белгечләр иң беренче чиратта чын акчаны ялганыннан аерырга өйрәнәчәк.
“Татарстанда яшәүчеләр сатып алган әйбере өчен яңа акча белән түләгәндә бернинди каршылык килеп чыкмасын иде. Кибет һәм сәүдә үзәкләрендә эшләүче кассирлар гадәти булмаган банкнот сузган сатып алучының акчасын кире борырга тиеш түгел”, – ди Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Милли банкы идарәчесе урынбасары Павел Солдатов.
Хәтерләсәгез, Үзәк банк яңа 200 һәм 2000 сумлык акчаларны октябрь аенда ук чыгарган иде. Татарстан банкларына исә алар декабрь аенда гына килеп җитте. Яңа купюралар озакламый халык арасында да кулланыла башлады. Закон нигезендә, бу акчаларны республиканың барлык кибетләрендә кабул итәргә тиеш булсалар да, чынлыкта халык арасында: “Кибетләрдә яңа акчаны кабул итмиләр”, – дип канәгатьсезлек белдерүчеләр саны арта барды. Роспотребнадзор идарәсе моң-зарлар өчен хәтта махсус “кайнар элемтә” ачарга да мәҗбүр булды. Яңа акчаны кабул итүдән баш тарткан сатучыларны исә 50 мең сумлык штраф белән куркыттылар.
Сүз уңаеннан, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Россиянең уеннарны кабул итәчәк шәһәрләрендә ялган банкоматлар да пәйда булырга мөмкин икән. Бу көннәрдә “КоммерсантЪ” басмасы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән шундый хәбәр таратты. Чыганак сүзләренә ышансаң, кырыгалдарлар чемпионат вакытыннан да оста гына файдаланып калырга җыена. “Россия халкы, кагыйдә буларак, бер үк банкоматтан файдалана. Туристларга исә ялган банкоматны чыныннан аеруы кыен. Шуңа күрә Үзәк банк дәүләт оешмалары, банк бүлекләре, зур сәүдә үзәкләре, кунакханә һәм аэропортларда урнаштырылган банкоматлардан гына файдаланырга киңәш итә”, – диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев