30 март 2021 яңалыклары
-
Синоптиклар иртәгә юеш кар һәм яңгыр фаразлый
31-нче мартта көндез Татарстанда 8 градуска кадәр җылы көтелә.
-
Бию сәнгате буенча мастер-класс
Кичә Шәмәрдән мәдәният йорты балетмейстеры Алмаз Хуҗин бию сәнгате буенча мастер-класс үткәрде. Бию – ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Мастер-класс барышында барлыгы 14 бию номеры күрсәтелде. Яхшы кәеф, көчле энергетика, дәртле музыкаль композицияләр, берсеннән-берсе матур бию костюмнары беркемне дә битараф калдырмады.
-
Язгы кыр эшләренә әзерлек
“Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Мичән" бүлекчәсендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Бүгенге көндә алар чәчү һәм җир эшкәртү техникаларын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
-
Татарстанлыларга «кызыл» зона табибының эш көннәре турында сөйлиячәкләр
Турыдан-туры эфир вакытында табиб коронавирус белән бәйле вәзгыятьнең яхшыруы турында сөйләргә әлегә нигә иртәрәк булуы турында сөйләячәк.
-
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в промышленную эксплуатацию единую систему диспетчерского управления магистральными нефтепроводами
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в промышленную эксплуатацию единую систему диспетчерского управления (ЕСДУ). Система позволила централизовать оперативное управление магистральными нефтепроводами АО «Транснефть - Прикамье» в территориальном диспетчерском пункте (ТДП) г. Казани и обеспечить передачу информации для контроля в центральный диспетчерский пункт ПАО «Транснефть».
-
“Зур тәнәфес” старт алды
Мәктәп укучылары өчен “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында уздырылучы иң масштаблы “Зур тәнәфес” бәйгесе старт алды. Яңа сезонда өлкән сыйныф укучылары гына түгел, 5-7 сыйныфларда белем алучылар да катнаша ала. Алар өчен махсус конкурс программасы әзерләнәчәк.
-
“Халкыбызның күңел бизәкләре” фольклор дәрес
Олы Нырты мәдәният йортында “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән темага, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, фольклор дәрес күрсәтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр һәм бергәләп милли уеннар уйнадылар. Чарада катнашкан нәниләребез - туган телебез турында өйрәнгән шигырьләрен , җырларын башкардылар. Әлеге милли дәрес бергәләп “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.
-
Шадриков татарстанлыларны санитар-экологик икеайлыкка чыгарга чакырды
Узган ел, үз-үзеңне изоляцияләү аркасында, икеайлыкта катнашучылар саны 200 кешегә кадәр кимегән.
-
Укыту-тәрбия эшендә мәктәп музееның роле
“Музей – кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, ә музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да” (В.Старцев “Музей педагогикасы турында”)
-
Байлар Сабасында иске корылмаларны сүтү эше бара
Яшәгән җиребезнең чиста һәм төзек булуын барыбыз да ярата. Яз кояшы ныграк җылыткан саен, кар астыннан чүп-чар баш калкыта. Шуңа өстәп, иске каралты-кура да бистәнең йөзен ямьсезләп тора. Бу көннәрдә Байлар Сабасында шундый корылмаларны сүтү эше бара. Чәчәкле җәйгә кадәр бар җирне чистартып, матурлап һәм төзекләндереп калырга вакыт бар әле. Әлеге эштә барыгызны да бердәм катнашырга чакырабыз.
-
Татарстан аграрийлары актив рәвештә чәчү кампаниясенә әзерләнәләр
Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
-
"Без бергә" Милли халык иҗаты балалар фестиваленең зона этабына әзерлек
Март ае дәвамында Балалар иҗат үзәге тарафыннан "Без бергә" Милли халык иҗаты балалар фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Әлеге фестивальдә 10 номинациядә төрле яшь категорияләре арасында бәйге чаралары уздырылып, җиңүчеләр билгеләнде. 26 март көнне бәйгедә катнашучылар кабат җыелды. Бу көнне зона этабында катнашучыларның чыгышларыннан торган, үз эченә иң матур номерларны җыйган видеоязма әзерләнде һәм зона этабында катнашыр өчен тәкъдим ителде.
-
"Я-мастер" районкүләм техник осталык конкурсы
29нчы март көнне балалар иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында “Я-мастер” районкүләм техник осталык конкурсы булып узды. Әлеге конкурста 17 мәктәптән 18 укучы көч сынашты һәм агач эшләре буенча осталыкларын тәкъдим итте.
-
Яшел Үзәндә күпкатлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җиде фатир җимерелгән
Бер кеше һәлак, алты кеше зыян күргән.
-
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында газ белән тәэмин итү буенча бер тапкыр кулланыла торган эшләр өчен түләү сервисы эшли башлады
Татарстан саннар министрлыгы командасы дәүләт хезмәтләренең республика Порталында яңа сервисны гамәлгә ашырды.