“Халкыбызның күңел бизәкләре” фольклор дәрес
Олы Нырты мәдәният йортында “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән темага, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, фольклор дәрес күрсәтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләделәр һәм бергәләп милли уеннар уйнадылар. Чарада катнашкан нәниләребез - туган телебез турында өйрәнгән шигырьләрен , җырларын башкардылар. Әлеге милли дәрес бергәләп “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев