30 октябрь 2013 яңалыклары
-
Казанның “Рубин” командасы Россия Кубогын уйнатудан төшеп калган
Казанның "Рубин" командасы финалның 1/16 өлешендә Россия Кубогын уйнатудан төшеп калган, ул Владивостокта "Луч-Энергия" футбол клубына оттырган. «Луч-Энергия» - «Рубин» - 4:2 (3:1). Голлар: 1:0 - 3 Дорожкин, 1:1 - 14 Р-н Мөхәммәтшин, 2:1 - 35 Дорожкин, 3:1 - 45 Могилевский, 4:1 - 54 Дорожкин, 4:2 - 71 Карадениз. «Луч-Энергия»:...
-
"Йортыбыздан “халык дошманы семьясы” дип куып чыгардылар һәм юл хуҗалыгының мунчасында яшәргә урын күрсәттеләр"
- Еллар бер-бер артлы үтеп китә. Ә күңелдә нахакка рәнҗетелгән әтием хакында үзем исән чагында ишеттерәсем килгәннәр күп, - ди гомерен укытучы эшенә багышлаган Солтан Гайнетдинов.
-
"Элеккеге идеологиясен югалтса да, комсомол туган көн иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып кала" [райондашларыбыз фикере]
Моннан 95 ел элек - 1918 елның 29 октябрендә советлар илендә яшьләр өчен гаять әһәмиятле сәяси вакыйга була - коммунистик яшьләр берлеге оештырыла.
-
Камил Вәлиев умарталарын авыл читенә куйган һәм балны ике тапкырга күбрәк алуга ирешкән
Килдебәк авылында Камил Вәлиев, 200 мең сум субсидия алып, 2012 елда умартачылык буенча гаилә фермасы ачкан иде. Быел ул умарталарын авыл эченнән читкә, арендага алынган авыл хуҗалыгы җирләренә күчерде һәм балны узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк алуга иреште.
-
Шәмәрдәндә “2013 елның иң яхшы коткаручысы” яши
Татарстанда "2013 елның иң яхшы коткаручысы"н ачыкладылар. Традицион конкурсның Казанда үткәрелгән финалында 1нче этап җиңүчеләре суда батучыны коткаруда, йөк аскан килеш баудан күтәрелүдә, гидравлик авария инструментлары белән эш итүдә, урында ориентирлашуда көч сынаштылар. Бәйгедә Шәмәрдәндәге 4нче эзләү-коткару отряды хезмәкәре Илнар Гыймадиев 2нче призлы урынны яулады.
-
Казанда узган татарча "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" ярышыннан видеорепортаж: Сабаларны күрми калма