"Элеккеге идеологиясен югалтса да, комсомол туган көн иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып кала" [райондашларыбыз фикере]
Моннан 95 ел элек - 1918 елның 29 октябрендә советлар илендә яшьләр өчен гаять әһәмиятле сәяси вакыйга була - коммунистик яшьләр берлеге оештырыла.
1924 елда оешмага - Ленин исеме бирәләр, ә 1926 елдан Бөтенсоюзныкына (ВЛКСМ) әйләнә. Комсомол 73 ел яшәде, шушы вакыт эчендә аның сафлары аша 160 миллионнан артык егет һәм кыз үтте. Бу ил тарихында - яшьләр көчләре белән калалар салынган, удар төзелешләр алып барылган бөек чор. Шуңа да, үзенең элеккеге идеологиясен югалтса да, комсомолда тәрбияләнгән буын өчен ВЛКСМның туган көне иң матур бәйрәмнәрнең берсе булып кала. Бу көн 1965 елдан район комсомол яшьләре оешмасын җитәкли башлаган партия эше ветераны ,шагыйрь Зөфәр Шәйхетдинов өчен дә аеруча кадерле.
-1965 елның августында мине - армиядән кайткан егетне партия район комитетына чакырып алдылар. Инде 3 сентябрьдән ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайлап та куйдылар,- дип искә алды Зөфәр Гәрәй улы.- Әнә шулай эшли башладык. Комсомол минем язмышыма әйләнде. Ул елларда районда 112 башлангыч оешма булып, комсомолда 6 меңгә якын егет һәм кыз әгъза булып торды. Яшьләр биниһая зур эшләр башкардылар. Ни өчен дисәң, ВЛКСМ бик акыллы уйлап табылган, бернинди ясалмалылыгы булмаган җитди оешма иде. Яшьләр җәмгыять өчен кирәкле, мөһим эшләрнең алгы сызыгында булдылар. Партия безнең алга бурыч куя, без һәрчак аңлап, ул чакыруларны кабул итеп, намус белән үтәп чыга идек. Пионерлар слетларын, яшьләр көннәрен, өмәләр үткәрүләр дисеңме, хуҗалыкларны шефка алулар дисеңме - боларның тәрбияви роле бәяләп бетергесез. Комсомол-яшьләр фермаларының хезмәттә ирешкән уңышлары турында китап язарлык. Ул елларда Ленин исемендәге совхозның ВЛКСМ оешмасы эшен күпләргә үрнәк итеп куярлык иде. Оешма яшьләрне тәрбияләүдәге уңышлары өчен мәңгелеккә кала торган Байрак белән бүләкләде. "1 Май" колхозының комсомолларына зур өстәл медале тапшырдылар. Гомумән, начар эшләмәдек, дияр идем. Үзем ВЛКСМ Үзәк комитетының Грамоталарына лаек булдым, "Комсомолда актив эшләгән өчен" медале белән бүләкләндем. 1970 елда ВЛКСМ Үзәк комитеты съездына делегат булып сайландым. Япон-совет яшьләр фестивалендә, Бөтенсоюз яшь нефтьчеләр слетында катнаштым. Бүгенге хәлләрне мин ун еллар элекке белән чагыштырып карыйм. Ул чакта партия, комсомол һәм пионерлар бар иде. Әйбәтме-түгелме, идеология бар иде. Яшьләр наркотикларның ни икәнен дә белмәде. Комсомол күп яшьләрне начар юлга басудан саклап калды. Шәмәрдәннән Вазыйх Мәүликовның "КамАЗ" төзелеше барган елларда удар төзелешкә - Чаллыга җибәрүен сорап, мөрәҗәгать иткәннен яхшы хәтерлим. Ул вакытта комсомол да түгел иде Вазыйх. Уставны бозып булса да, юллар чатында торган егетнең үтенечен уңай хәл иттек.
Менә шул егет - ташчылар бригадиры Социалистик Хезмәт Герое булды, ВЛКСМ Үзәк комитетының ревкомиссия әгъзасы итеп сайланды. Вазыйх Мәүликов хезмәттә ирешкән уңышлары өчен үзен комсомолга бурычлы саный, дисәк ялгышмабыз. Хәзер Яр Чаллыда яши, ветераннар советында эш алып бара.
Партияне, комсомолны бетердек бетерүен, әмма яңаны әле уйлап таба алганыбыз юк. Тәрбия өлкәсендә вакуум барлыкка килде, балаларның күңелендә бушлык хасил булды.
Комсомол-партия эше ветераны хак әйтә. Бүген гомеренең алтын елларына җиткән буынның тормышта ирешкән уңышлары фәкать комсомол мәктәбен узганнан гына килә! Комсомол күпләрне намуслы эшләргә, шәхси мәнфәгатьләреңне икенче планга куярга, дуслыкны бәяләргә өйрәтте. Моны раслаган бер генә мисал. 1957-1961 елларда район комсомол комитетының беренче секретаре булып эшләгән Тәскирә Ситдиковага өр-яңа агач йорттан фатир биләргә ордер бирәләр. Ә ул ордерны тота да, торакка үзенә караганда мохтаҗрак икенче кешегә юллый. Моның өчен райбашкарма комитеты рәисеннән нык эләгә, билгеле. Яшь кыз: "Мин кияүдә түгел, тулай торакта да тора алам",- дип аклана. Киеренке вәзгыятьтә кызга беренче секретарь Габбас Гыйматдинов ярдәмгә килә. "Сеңелкәш дөрес эшләгән. Безгә дә сабак булыр. Аңа фатирны башка йорттан эзләргә кирәк",- дип мәсьәләгә нокта куя.
Без бүген комсомол туган көн турында уйланганда, БАМны, чирәм җирләрне үзләштерүләрне, студентлар отрядларын зурлап искә алабыз. Комсомоллар ил, дөнья сулышын аңлап яшәделәр. Аларда торган максатларга ирешү теләге көчле иде. Сиксәненче елларда район газетасы редакциясе бинасының сул канаты комсомол яшьләр белән шаулап торды. Әлеге бинада ВЛКСМ райкомының беренче секретарьлары булып Миңнислам Ногманов, Расих Сабиров, Фоат Әхмәтшин, Рәис Мостафин, Фәргать Нәбиуллин, Роберт Галиәхмәтов, Илгизәр Шамилов эшләгән елларны ничек онытасың! Әйтик, Расих Сабиров комсомолны 1977-1982 елларда җитәкләде, бу чорда районда беренче мәртәбә хезмәт алдынгылары - яшьләрнең беренче слеты оештырылды, егет-кызларны кызыксындыруның матур алымнары булдырылган иде.
Ул елларны сагынырга гына кала. Хәзер яшьләрне тормышка әзерләүче бердәм оешма юк. Хәтта көнбатыш экспертлары да өйрәнеп караганнар, әмма комсомолны алыштырырлык идеаль структура таба алмаганнар. Замана яшьләренә Ватанны сөю, югары әхлакый сыйфатлар, әдәплелек, патриотлык, рухи кыйммәтләр тәрбияләүче оешманы булдыру зарури бүген. Үткәннең барысыннан да баш тартып, без тәрбия мәктәбенең ишекләрен яптык, ә яшьләргә һәрвакыт алга чакырып торучы стимул булу мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев