30 октябрь 2018 яңалыклары
-
Түбән Камада яңа туган баласын чүплеккә ташлауда шикләнелгән хатынны тоткарлаганнар
Хатын-кызның йөклелеген яшергәне, баланы ванна бүлмәсендә, үзе белән яшәүче ир-ат йоклаган вакытта тудырганы ачыкланган.
-
Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк
13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.
-
«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар
Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Казан шәһәрендәге «Фән һәм техникага” багышланган фәнни интерактив үзәктә экскурсиядә булдылар.
-
Туристлар Казанны Идел буе федераль округының иң популяр шәһәре дип таныдылар
Идел буеның туристлар арасында иң популяр шәһәрләре бишлегенә шулай ук Түбән Новгород, Самара, Саратов һәм Уфа керде.
-
Кая ашыктың, Шәфәгать...
Җырчы Салават Фәтхетдинов әнә шул җыры белән гармунчысы Шәфәгать Салиховны татар дөньясына танытты. Быел җырчы тагын бер игелекле эш башкарды. Утызынчы концерт сезонында гармунчысы Шәфәгатьне катнаштырды, җырчы Гөлүзә Зыятдинованы кадерле кунак итеп чакырды. Тамашачының күпчелеге сөйкемле сөякле гармунчыны шунда соңгы тапкыр күргән икән.
-
Казан һәм Бигеш аэропортларына финалдагы өчәр исем өчен тавыш бирү башланды
Республика халкына 7 ноябрьгә кадәр һәр аэропорт өчен өч исемне ачыкларга кирәк булачак.
-
Рифат Зарипов чәчәксез китә, Илсөя Бәдретдиновага яшь егет санап бирә. Татар радиосы”ның концертыннан репортаж
27 октябрь “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Татар радиосы”ның җанлы концерты узды. Татар эстрадасы популяр җырчыларын бер сәхнәгә җыйган әлеге чарада ниләр булуын Tatar today хәбәрчесе күреп кайтты. Алинә тәмләп яза, үз фикерләрен дә өсти, репортажны укыгач үзегезне “Татар радиосы хитлары” концертына барып кайткандай хис итәчәксез.
-
Казанда пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне җир салымыннан азат итәчәкләр
Алты сутый җир салымыннан азат итүдә ташламалар аерым категория кешеләргә, шул исәптән пенсионерларга да булачак.