Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Рифат Зарипов чәчәксез китә, Илсөя Бәдретдиновага яшь егет санап бирә. Татар радиосы”ның концертыннан репортаж

27 октябрь “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Татар радиосы”ның җанлы концерты узды. Татар эстрадасы популяр җырчыларын бер сәхнәгә җыйган әлеге чарада ниләр булуын Tatar today хәбәрчесе күреп кайтты. Алинә тәмләп яза, үз фикерләрен дә өсти, репортажны укыгач үзегезне “Татар радиосы хитлары” концертына барып кайткандай хис итәчәксез.

Тере тавышка җырлауны ишетү сирәк күренеш шул

Сүзне концертның яхшы якларыннан башлыйк әле. Ул да булса концертның тере тавышта узуы, билгеле, мактауга лаек. “Blackjack” инструменталь ансамбльга афәрин! Концертта катнашкан һәр җырчының, фотограммадан баш тартып, чыгыш ясауларын тагын кайсы тамашада күреп була соң? Кызганыч, әлеге типтагы тамашалар бик сирәк хәзерге афишаларда. Шуңа күрә әлеге проектның барлыкка килүенең төп мактауга лаек ягы – ул тере тавыш дип уйлыйбыз.

Инструменталь ансамбль турында да берничә сүз әйтеп үтмичә булмас. Клавишаларда уйнаучы егетнең энергиясенен никадәр күп икәнен белсәгез иде. Концерт дәвамында, ягъни 3,5 сәгать аяк астында басып торса да, ул биеп, йөзенең мимикасын музыкага итеп охшатып үзгәртеп, үз эшен 100%ка башкарды. Шулай ук бэк-вокалда җырлаучыларның да кәефләре шәп иде. Алар, көйгә ияреп, матур итеп биеп басып тордылар. Ә менә гитарада уйнаучы егетнең йөзен күргәч: “Берәр зарың бармы әллә?”, дип сорыйсы килде.

Юрган турында җыр бар, мәндәрен дә язучы булырмы?!

Концерт салмак кына башланып китте. Асаф Вәливның “Әйтмә, син, авыр сүз” дигән җырыннан соң зал тагы да җанланды. Минем янымда утыручы ханымнарның хәтта күз яшьләре дә “тәгәрәде”. Бу җыр өчен проектка тагын бер кат рәхмәт! Татар эстрадасын “тутырган” шытыр-пытыр җырларыннан гына тормаганы өчен рәхмәт.

Алып баручыларга килгәндә, алар гадәти рәвештә Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрова булды. Үзләре үзләре турында шаяртып тордылар. Имеш, аларның җитәкче (Айваз Садыров – “Татар радиосы”ның баш мөхәррире вазыйфасын үти, Гөлназ Сәфәрова исә сценарий ягын кайгыртуда ярдәм итә) булуларының бер дә кагылышы юк. Шушы имеш-мимешләрне юк итәр өчен, алар Рамил Шәрәфиевны үзләре янына дәштеләр. Рамил исә бер ягы белән дә ким түгел. Шулай итеп концертның уртасыннан алар тамашаны өчәүләп алып бардылар. Кем белгән, бәлки “Татар җыры” фестивален дә бергә-бергә алып баруларын күреп булырдыр?!

Әйдәгез, җырчыларның нәрсә турында җырлауларын, нинди киемдә чыгуларын тиекшереп алыйк әле.

Алсу белән Азат Фазлыевларның биюләренә күз тия күрмәсен инде. Очына-очына, биеделәр. Мин әйтәм, Алсуга авыр бирелмәгән микән сикереп бию? Азат кроссовкида иде, ә ханым – үкчәле туфлида. Белмим инде, кроссовкида сәхнәгә чыгу, минем өчен, әллә ничек. Мәскәүдән килгән Радик Яруллин белән Айрат Сафин дә Азаттан артта калмадылар. Алар төп башкаладан булгач, тагы да арттырганнар. Айваз да егетләргә:

“Әтиемнең сезнеке кебек үк штаннары бар”, дип мактанды. Гөлназ исә:

“Сезнеке копия гынадар, ә аларныкы оригинал бит!”, дип төрттерде. Кемнеке нәрсәдер, әйме, тик Айвазның әтисе әлеге штаннары белән сәхнәгә чыгарга бер дә тәвәкәлләмәс иде дип уйлыйм. Ә кунак егетләребез нәкъ менә шулай итәргә булганнар. Имеш, менә бездә нәрсә бар. Радикныкында, гомумән, ниндидер эленеп торучы әйберләр дә күренде.

Айгөл Рәхимованың исә күлмәкләрен гел тегеп бетерми калалар кебек. Соңгы чыгышларына күз салсаң, нәкъ менә шундый фикер туа. Кукрәк туры ачык, аякларның бер ягы һәрвакыттагыча ярымшәрә. Тукыма яисә акча җитеп бетми микән? Кем белгән инде. Тик җыры бик матур иде. Чын сөю турында җырлады ул. Алып баручылар фикеренчә, бүген саф мәхәббәт бер-берсен яраткан парлар арасында гына түгел, ә, мәсәлән, бензин һәм югары бәяләр арасында да бар икән. Әйе, соңгы үзгәрешләрне искә алсак, моның белән килешмичә булмый.

Алга таба сәхнәгә Гөлназ Солтанова белән Филүс Каһиров чыктылар. Бу дуэтның ничек барлыкка киләгәнен дә аңлатып үттеләр. Һәр хатын-кыз алтын ярата шулай бит?! Менә Гөлназ да иреннән туган көненә алтын тавыш сораган икән. Ире, уйланган-уйланган да, имеш 27 елга кредитка батып булса да, Филүс Каһировны бүләк иткән. Билгеле, бу бары тик шаяру, ләкин Филүснең татар эстрадасының алтын тавышы булуы белән күпләр килешер.

Илдар Әхмәтов исә юрган турында җырлады. Әйе, юрган җитми дип зарланды ул. Ничек әле сүзләре:

“Икебезгә җиткән юрган

Җитми берүземә генә…”

Менә сиңа җыр! Шул тиклем лирик җырчыбыздан мондый җыр ишетермен дип уйламаган идем. Утырдым-утырдым, мәгънәсенә барыбер төшенә алмадым. Ничек инде ике кешелек юрган бер кешегә җитмәсен?! Бик тазарып кына китсәң инде.

Рифат Зарипов исә, үзе эйтмешли, үзебезчә, җырлады. Әле ахырда: “Чәчәкләрегез өчен бик зур рәхмәт!”, дип куйды. Кызганыч, әлеге концертта аңа чәчәк бүләк итүче булмады. Тик хәзер сезонның кызган чагы. Һәрбер артист үзләренең концертлары белән Россия һәм Татарстан буенча сәфәрдә. “Сольный” концертларында чәчәк бирмичә калмыйлардыр әле.

Ә менә Илсөя Бәдретдиновага исә тугры тамашачысы 101 ап-ак розалар бүләк итте. Җырчының үзенә шалтратып сорадык, ул исә комментарий бирергә теләмәде. Егете исә яшь күренә иде. Һәм Илсөя үзе белдерүенчә, аңа әлеге күләмдәге чәчәкләр бүләк итү беренче тапкыр түгел. “Бу гадәти күренеш”, ди ул.

Бик күпләр көткән Радик Юлъякшин (Elvin Grey) исә концертта чыгыш ясамады. Белүебезчә, бу арада аның хәле яхшылардан түгел иде. Бәлки шуңа килә алмагандыр? Аннан соң тере тавышка җырлау шарт булып бара иде бит. Шалтраттым-шалтраттым, җавап бирмәделәр Радикның “кешеләре”.

Атказанган булу өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Иң мөһиме әлеге концертта Иркә белән Элмира Сөйләманованың Татарстанның атказанган җырчысы исеменә лаеклы булулары ачыкланды.

Без Иркә белән аралашып алдык.

– Иркә, котлыйбыз сезне! Ни өчен нәкъ менә сез әлеге зур бүләккә лаеклы булдыгыз микән?

– Иҗатыма зур бәя биргәннәре өчен, тамашачыма, президентыбыз Рөстәм Миннехановка, мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәт! Сәхнәдә 15 ел хезмәт куям. Рәхмәт сүзеннән башка сүзем юк.

– Әлеге вакыйга турында кайчан белдегез?

– Кичә “намек” ясадылар. Тик мин үз күзләрем белән күрмичә барыбер ышанмавымны белдердем.

– Хәзер үзегезне ничек хис итәсез?

– Әлеге хәбәрнең чын булуына төшенгәч, кешегә күрсәтмичә генә елап алдым. Бу җиңүемне әтием бик теләгән иде. Тик шулай да минем белән эшләүче кешеләр сәхнә артына чыккач ук: “Башыңн югары күтәрәсе булма”, диделәр.

– 15 ел элек булган Иркә белән бүгенге Иркәнең аермасы шактыйдыр?

– Әйе, бик күп. Акылым артты дип уйлыйм. Тере тавышка җырларга курыкмыйм, кеше белән аралаша беләм. Сәхнә мине күпкә өйрәтте. Фонограммага җырлауның кешене турыдан-туры алдау, мыскыл итү икәненә төшендем.

– Сездән киңәш сорап килүче яшьләр бармы?

– Бар. “Ничек итеп җырчы булып китәргә?”, дип мөрәҗәгать итәләр күпләр.

– Сезнең җавабыгыз нинди?

– Ашыкмаска кирәк. Белем алу да кирәкле әйбер. Хәзер акча белән сәхнәдә йолдыз булучылар күбәйде. Алар, әлбәттә, урау-урау юллар үтмиләр җырчы булырга тырыша. Мин гади гаиләдән. Артымнан этеп-төртеп торучылар булмады. Бик әйбәт җырласам да: “Бара инде шунда”, дип әйтеп тордылар миңа.

Кунакка мәдәният министры килде, татарча да сөйләсә икән…

Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде. Ул Элмира Сөйләйманова белән Иркәгә лаеклы исемнәрен тапшырды. Тик, ни кызаганыч, аның татар телен белмәве генә барлык картинаны бозып-сызып атты. Сүзләре дә ятланган кебек иде. Ни әйтелеше юк. Менә Айрат Сибгатуллин, ичмасам, рәхәтләнеп сөйли иде. Мәдәният министрыбыз татарча белмәгәч, татар мәдәниятын ни көтә микән?

Ярый, әллә кайда кереп китмик әле. Иң яхшысы – концерт шәп булды! Бер ничә артистның киеменнән кала, билгеле. Алга таба безне “Татар җыры” фестивале көтә. Менә анда ни булыр микән? Ул да “җаңлы” була алырмы? Күз күрер.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев