30 декабрь 2020 яңалыклары
-
КФУ професоры Яңа ел төнендә һава торышы нинди булачагын әйтте
«Һава температурасы күтәрелә, басым кими, бераз гына явым-төшем булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.
-
Бүген, 30 декабрь, СССР барлыкка килгән көн
1922 елның 29 декабрендә СССР төзелү турындагы Шартнамәгә кул куела, ә 1922 елның 30 декабрендә Советларның I Бөтенсоюз съезды аны хуплый. РСФСР һәм аннан элегрәк аерылып чыккан Украина ССР( УССР), Белоруссия ССР (БССР) һәм Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы (РСФСР) Совет Социалистик Республикалары (СССР) берлегенә берләшә. Һәр республика формаль рәвештә суверен дәүләт булып саналган.
-
28 нче декабрь көнне Көек авылында яшәүче Әхмәтов Равил 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды
Аны котлап җирле үзидарә һәм колхоз идарәсеннән вәкилләр әзерләнгән бүләк, күчтәнәчләр тапшырдылар. Алга таба да кадер, хөрмәттә яшәвен телибез.
-
Балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында Яңа ел бәйрәме
29 декабрь көнне балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында "Яңа ел чыршысы" бәйрәме узды. Күңелле әйлән-бәйлән, биюләр, уеннар, Кыш Бабайны каршы алу-барысы да бу бәйрәмдә булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уен коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабай яшь талантларга яңа елда иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлык теләде.
-
Татарстан финанс белеме буенча бөтенроссия онлайн-зачетында беренче урынны алды
Татарстанлылар 90 меңнән артык тапкыр финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты узды, республика Россиянең барлык регионнары арасында да катнашучылар саны буенча лидер булды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Әкият илендә Яңа ел" тамашасы узды
29 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Әкиятләр илендә Яңа ел" дип аталган Яңа ел чарасы узды.Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы, шулай ук төрле әкият геройлары: Су анасы,Шүрәле, Убырлы, Кызыл калфак, Мыраубатыр, Төлкебикә һәм башка әкият геройлары килгән иде. Балалар кызыксынып тамаша карадылар, конкурсларда катнаштылар, флешмоб биеделәр. Бәйрәм кунаклары лотерея уйнаттылар һәм һәр балага Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.Бәйрәм яхшы әзерлекле, югары дәрәҗәдә үтте.