31 март 2022 яңалыклары
-
Татарстан эшкуарлары тикшерүләргә мораторийны бозу фактлары турында хәбәр итә алалар
Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүгләргә мораторий эшли. Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында бу сан 2 меңнән артык тәшкил итә. Республика эшкуарларының, мораторийны бозу очрагында, шикаять бирү яки күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.
-
1 апрельгә һава торышы
1 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар, җепшек кар, көньяк районнарда карлы яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез 0..+5˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Саба, Кукмара һәм Әтнә районнары хуҗалыклары цифрлы трансформациягә әзер
«АПКда цифрлы трансформация» дигән квалификация күтәрү курсы буенча беренче агымда катнашучылар укуларын төгәлләделәр. Һәр хуҗалык предприятиене цифрлы трансформацияләү буенча үз планын эшләде һәм яклады.
-
“Соңга калмыйк әткәй догасыннан”
Татар Икшермәсе авылында озак еллар имамлык вазыйфасын алып барган мөхтәрәм Хаҗиб Мирзасалих улын искә алу кичәсеннән фоторепортаж
-
“Әти-әниемне хаҗга алып барам”
Язгы каникулларның беренче көнне Саба җәмигъ мәчетендә балалар өчен күркәм чара белән башланып китте. Районкүләм игълан ителгән “Минем хыялым” бәйгесендә катнашырга үзәк гыйбадәтханәгә 40лап бала килде. Чара Рамазан ае һәм быел республикада зурлап белгеләп үтеләчәк Болгарда Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан оештырылды.
-
“Сабантуй” мәдәни - спорт комплексында бильярд уеннары буенча чираттагы очрашу булып узды
Әлеге турнир сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, бильярд спорт төрен үстерү һәм популярлаштыру, катнашучыларның осталыкларын арттыру максатыннан үткәрелә.
-
Иминлекләрен кайгыртмаганнар
Агымдагы ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Шәмәрдәннең Төзүчеләр урамында иртәнге сәгатьтә үткәрелгән “Тоннель” операциясе барышында барысы 82 автомобиль туктатылды.
-
«Күңелле әлифба. Укырга өйрәнәбез» YouTube проектын төшергән вакытта янгын чыккан
Проектның каналында яңа видео урнаштырылды.
-
Кичә Сабада чаңгы сезонын ябу ярышлар узды
Нәтиҗәләр:
-
Иштуган мәдәният йортында “Самавыр бәйрәме" үтте
Чәй - ерак заманнардан килгән файдалы эчемлек. Күпме шигъри юллар кайнап утыручы самавырга багышланган, ә самавыр һәм чәй эчү — аерылмас төшенчәләр. Элек-электән самавырлы йорт- ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.
-
Тимершыкта «Татар мәдәнияте хәзинәсе» интеллектуаль уенын үткәрделәр
29 март көнне Тимершык авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләрне мавыктыргыч тарихи сәгатькә чакырдылар.
-
Программалаштыру һәм робототехника буенча укулар уза
Балаларның ялын һәм сәламәтләнүен тәэмин итү өчен оптималь уңай шартлар тудыру, аларны иҗади, интеллектуаль, социаль – педагогик эшчәнлеккә тарту, актив тормыш позициясе һәм шәхси сыйфатлар формалаштыру, программалаштыру теориясе буенча база белемнәрен өйрәтү максатыннан программалаштыру һәм робототехникасы буенча укулар оештырыла.
-
Владимир Путин дәүләт хакимияте органнарына чит ил софтын куллануны тыйды
Россия Президенты Владимир Путин бүген технологик бәйсезлекне тәэмин итү турындагы указга кул куйды.
-
Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» организовали экскурсию для детей из Донбасса
Волонтеры АО «Транснефть – Прикамье» организовали ознакомительную экскурсию детям-беженцам из Донецкой и Луганской народных республик. Мероприятие проведено в период весенних каникул группой волонтеров предприятия с посещением Казанского Кремля и ознакомлением с другими достопримечательностями столицы Татарстана.
-
Урта Мишәдә авылында "Авыл мәдәни мирас сандыгы" дип исемләнгән кичә үтте
30 март көнне Елыш авылы һәм Теләче районы Урта Мишә авылы клублары белән берлектә, Урта Мишәдә "Авыл мәдәни мирас сандыгы" дип исемләнгән күңелле кичә уздырылды.