Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

“Соңга калмыйк әткәй догасыннан”

Татар Икшермәсе авылында озак еллар имамлык вазыйфасын алып барган мөхтәрәм Хаҗиб Мирзасалих улын искә алу кичәсеннән фоторепортаж

 

Галәмгә Рамазан ае ишек каккан көннәрдә, Татар Икшермәсендә авылның мөхтәрәм кешесе Хаҗиб хәзрәт Мирзасалиховны искә алдылар. Озак еллар имам вазыйфасын башкарган һәм кече күңеллелеге, тәкъвалыгы белән халык ихтирамын яулаган  олпат зат турындагы хатирәләр белән уртаклашырга кичәгә  аның белән бер чорда эшләгән хуҗалык җитәкчеләре, дин әһелләре, хәтта хәзрәт белән якыннан таныш булмасалар да, истәлеген хөрмәтләп клуб тулы кеше килде. Чакырылган кунаклар арасында  ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Болгар Ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов, районыбызның һәм күрше Теләче, Балтач районы җитәкчеләре дә бар иде. Авыл мәчетендә изге дога белән башланган чара, ахшам намазыннан соң клубта дәвам итте.

Хаҗиб хәзрәтнең кыскача гына тәрҗемәи хәленә тукталсак, ул шушы авылда 1917 елда дөньяга килгән. Бу чорда авыл ике мәчетле, берсендә  мәдрәсә дә булган, Хаҗиб хәзрәт  шунда дин сабаклары үзләштергән. 1928 елда авылда мәктәп ачылгач,  шунда латинча, гарәпчә һәм кириллицада укый-язарга  өйрәнгән, 7 класс белемле булса да, ул чор өчен укымышлы кеше саналган. 1939 елда армиягә авылдан егерме егет чыгып китәләр.  Шуннан Бөек Ватан сугышы башлана. Фронттан исән-имин кайткач, колхозда бригадир булып эшли. Җәмәгате Маулиха белән 10 балага гомер бирәләр. Авыл имамы Мөхәммәтшакир мулладан соң ул дин тыелган заманнарда да үз өстенә бик зур җаваплылык ала  - КПСС әгъзасы булган килеш имам вазыйфаларын үти башлый. "Безнең мәчетебез өебезгә терәлеп үк тора иде, керә идем дә,  хәзрәт артына басып, аңа ияреп намаз укый идем, дөресрәге, хәрәкәтләрен кабатлый идем. Ул вакытта әлифне таяк  дип тә белмим. Дингә кереп китүемә Хаҗиб хәзрәт тә этәргеч биргәндер дип уйлыйм. Аннары “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап кайткач, авылда дини йолаларны Хаҗиб абый белән бергә үти башладык. Аннан безнең динебезгә каршы килми торган гореф-гадәтләрен өйрәнеп калдым, хәзер дә киңәшләрен еш искә алам, аның хәер-фатыйхасын алып калуым белән үземне бик бәхетле саныйм” дип сөйләде авылның хәзерге имамы Илдус хәзрәт Миннеханов.

Алга таба чыгыш ясаучыларның һәркайсы хәзрәт турындагы хатирәсе белән уртаклашты. Кемгәдер ул никах укыган, балаларына азан әйтеп исем кушкан яки  якын кешесен соңгы юлга озаткан, кыскасы, Хаҗиб бабай күпләрнең тормыштагы мөһим  вакыйгаларының турыдан туры шаһиты булган. Чыгышлар арасында кичәнең оештыручысы һәм алып баручысы Хәниф Тимербаев җитәкчелегендәге “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсе үзешчәннәре  башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.

“Бу якларда партком секретаре итеп бил­геләнгәч, яныма Хаҗиб абый килде.  “Мине мулла итеп сайладылар. Бер башка ике  бүрек киеп булмый, энем,син мине, тыныч кына бу партия сафларыннан коткар инде”, диде. Әйтүе ансат, әмма ул вакытта партиядән чыгу җинаятькә тиң саналды. Олы яшьтә, авырый дигән сәбәп белән, үтенечен канәгатьләндерә алдык, әмма моны  югары органнарда шактый  дәлилләргә туры килде әле. Алга таба Хаҗиб абый белән коммунист буларак түгел, дин әһеле буларак әле бик күп очрашырга туры килде. Күңелдә бик тыныч, акыллы хөрмәтле кеше булып истә калды ”, дип уртаклашты Теләче районыннан Сәлмән Гыйльмиев. Ул чорда “Икшермә” совхозын җитәкләгән Зөфәр Мөхәммәтшин Хаҗиб абыйның мәчет салу эшенә куйган хезмәте турында сөйләде: “Хаҗиб абый миңа авылда мәчет салып булмас микән дип мөрәҗәгать итте. Бу үтенечне  район җитәкчеләренә дә җиткердем. Шулай бервакыт тиз генә исполкомга чакырттылар. Керсәм, Нурислам Фатхуллович янында озын сакаллы 4 гарәп утыра, болар безгә мәчет салырга ярдәм итәргә килгәннәр булып чыкты. Менә иртәгә сезгә киләбез, мәчет урыныгыз бармы, диләр. Тәрҗемәче аша гына аралаштык инде, билгеле. Хаҗиб абыйга сөенечле хәбәрне җиткердем. Кич белән бергәләп, киңәшләшеп урынын билгеләдек. Аны гарәпләр ошаттылар, булачак нигезгә дога кылдылар. Төзелеш өчен материалларын да бирделәр. Хаҗиб абый белән авылларга барып башка мәчетләрнең эшләнешен карап, өйрәнеп йөрдек әле. Ул шундый җайлы кеше иде, каты итеп тә әйтми, төзелеш артыннан гел үзе йөрде. Ул вакытта аңа 77  яшь булган инде. Шулай итеп 1995 елда яңа мәчетле булдык”, диде Зөфәр Зиннәт улы. Сүз уңаеннан, мәчеткә 2014 елда Хаҗиб абыйның улы Мәҗит Салихов ярдәме белән зур реконструкция үткәрелә һәм авылдашлары тәкъдиме белән "Хаҗиб мәчете" дигән исем бирелә. Хәзер дә Илдус хәзрәт әйтүенчә,  Мәҗит Хаҗиб улы мәчетнең кирәк яракларын кайгыртып, төрле яклап ярдәм итеп  яши. Соңыннан ул үзе дә сүз алып, әтисен хөрмәтләп килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. “Әтиебез имам вазыйфаларын үти башлаганда аңа 55  яшь булган. Эш дәверендә  төрлесен күргән инде. Агач коммунист дип сүзләүчеләр дә булмаган түгел. Ул аек акыл, сабыр холык белән андыйларга игътибарга итмәскә тырышкан. Әниебез белән бик матур гомер иттеләр, безне һәрвакыт хезмәт белән тәрбияләделәр, безнең гаиләдә бервакытта да бу хатын-кыз эше, бу ир-атныкы дигән сүз булмады, һәрберебезгә эш бүленгән иде. Хезмәт белсәгез тамагыгыз ач булмас дип әйтә иде. Динебездә иң яхшы дога кешеләрне яхшы сүз белән искә алу, диләр. Бүген дә әтинең рухы шатлангандыр, авылдашларына рәхмәт әйтәдер. Барыбыз да исән булыйк, тормышыбызны игелекле эшләребез белән дәвам итик. Һәркемгә дә бу тормышта әти-әнисе догасын алып калырга язсын иде” диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев